Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алсу көмәнлелек чорын бушка уздырмый

Якташыбыз Алсу үзенең көмәнле булуын инде яшерми: ул өченче бала көтә.

Гомеренең гадәти булмаган чорында булса да, җырчы актив яшәү рәвеше алып бара: дөрес туклана, пилатес һәм фитнес белән шөгыльләнә, йорт мәшәкатьләре һәм балалары белән мәшгуль, иҗат итә, клиплар төшерә.

Көмәнле килеш клип төшерү модага кереп бара бит, Алсу да әлеге чорын бушка уздырмаска булган "Тепло от любви" җырының видеосын төшереп йөри икән. Берничә кадрны ул Instagramга да куйган. Алсу да Абрам да туачак сабыйның малай булуына өметләнә. Беренче кызын АКШта, икенчесен Израильдә тапкан Алсуны өченчесен Лондонда табар дип фаразлыйлар, чөнки аларның анда фатиры бар икән.

Чыганак - Матбугат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X