Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Ак Барс" Риганың "Динамо" командасы белән очраша

Бүген Казанның "Ак Барс" командасы КХЛ сигезенче чемпионатында беренче матчын үткәрә.

Зиннәтулла Билалетдинов спортчылары бүгенге матчны һәм аннан соңгы 7 матчны да кунакта үткәрәчәк. Бүген "барс"лыларның көндәше - Риганың "Динамо" командасы. Матч 19.30 сәгатьтә башлана. Очрашуда КХЛ арбитрлары Роман Гофман, Юрий Оскирко, Степан Коршак, Александр Чернышев хезмәт күрсәтә. "Яңа гасыр телеканалы" хоккей яратучыларга матчтан туры трансляция тәкъдим итә.
КХЛ чемпионаты кысаларында "Ак Барс" белән "Динамо" 13 тапкыр очрашты: казанлылар активында 10 җиңү, 3 оттыру.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев