Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Афәрин, якташларым!

Шәһәребездә сәхнә ветераннары арасында уздырылган зона-смотр концертын карагач туган уй-фикерләремне, тамашачы буларак газета укучыларына һәм шушы концертка тиешле бәя бирүче комиссия составына карата берничә сүз әйтеп үтәсем килә.

Сәхнәдә авыл клубларыннан һәм район мәдәният йорты каршында оештырылган сәхнә ветераннарының иң-иңнәре чыгыш ясады. Һәр концерт номерын барыбыз да зур соклану белән карап утырдык. Инде 60 яшьтән узып баручы әби-бабайларның өздереп җырлаулары, сыздырып гармунда уйнаулары сокланырлык иде шул.
Мин үзем, Олы Ачасыр килене буларак, якташларымның чыгышын дулкынланып көттем. Чөнки беләм, ачасырлылар элек-электән җырга-моңга гашыйклар. Алар беркайчан гади номерлар гына бирмәс. Бу юлы да осталыкларын күрсәтеп, нинди дә булса яңалык алып килерләр әле, дип уйладым. Хәтерләсәгез, «Аулак өй» тапшыруында да алар башкалардан зәвыклы, оешканлыгы белән аерылып тордылар бит.
Менә сәхнәдә безнекеләр - ачасырлылар. Барысы да миңа таныш. Озак еллар сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан, инде күптән әби булган ханымнар. Алар тарафыннан урак өстен күрсәткән, хезмәтне җыр һәм бию белән бәйләп алып барган фольклор ансамбль чыгышын карадык. Сәхнәдә үзләренең тотышлары, моңлы җырлары, өздереп биеп алулары белән (барлыгы 10 минут эчендә) барлык тамашачыларны таң калдырдылар. Афәрин, якташларым!
Август аенда Буада уздырылачак йомгак­лау концертына ачасырлылар, һичшиксез, уздылар, дип, ышанып утырдык. Тик соңыннан аларның әлеге концертка узмаулары бик гаҗәпләндерде. Югыйсә, комиссия тарафыннан да югары бәяләнде бит.
Наилә Шәмсетдинова.
Яшел Үзән
Тулырак - газетаның 30нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев