Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Адаптер каешы баланы үлемнән коткармый

29 февральдә Бакый Урманче урамында "Тоннель" профилактика чарасы булып, анда 14 ЮХИДИ хезмәткәре эшләгән.

Инспекторлар иминлек каешы һәм балалар креслоларының ничек файдаланылуын тикшергән.

-Ата-аналарның балаларына карашын тикшерү максаты белән без тикшерү өчен иртәнге вакытны сайладык, - дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рамиль Идиятуллин.-Постлар 10,34,32нче балалар бакчалары янына куелды. Ата-аналарның күбесенең законга буйсынуы беленде. 100 автомобиль тикшерелеп, 17 машина йөртүченең кагыйдә бозуы ачыкланды. Иминлек каешын эләктермәгән өчен 6 автомобиль йөртүчегә 1әр мең сум штраф салынды. Берсенең кырый тәрәзәләре тонировкаланган иде. Аңа штраф - 500 сум. 10 машина йөртүче балаларын креслога утыртмаган өчен барлыгы 3 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларын адаптер каешын белән эләктергән машина йөртүчеләр белән аңлату әңгәмәсе уздырган. Әлеге "ФЭСТ" дип аталган җайланмалардан файдалану 2013 елның 21 августыннан гамәлдән чыгарылган. Халыкара экспертлар тикшерүләр уздырып, авария чыккан очракта адаптерның баланы үлемнән коткара алмавын ачыклаган. Аның шундый булуын чыккан аварияләр яхшы күрсәтә. Мәсәлән, 2012 елдан 2015 елга кадәр республикада шушы каеш белән эләктерелгән 5 бала һәлак булып, 39ы зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X