Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачылырга ябылды (фото)

Күк капусы түгел лә...

Бары тик мәктәпнең күпне күргән спорт мәйданчыгы гына. Балалар һәм яшүсмерләр шунда да бик рәхәтләнеп шөгыльләнгән, әлбәттә. Сайлап алу мөмкинлеге булмаганда, ни бар - шул канәгатьләндерә инде ул. Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгинның:
- Футболны яратасызмы? - дигән соравына каршы, әлеге мәйданны ябу чарасына җыелган бер төркем балалар бертавыштан:
- Әйееее! - дип җавап бирделәр.
- Тиздән сезнең яңа футбол кырында уйнарга мөмкинлегегез булачак, - дип өметләндерде башлык.
Татар Танае авыл җирлегендә Президентыбыз прог­раммасы буенча яшьләргә һәм балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен футбол кыры булдырылачагы турындагы хәбәр генә дә укучыларны бәхетле иткәндер. Шуңа күрә, иске (хәзер шулай дип атыйк инде) кырны ябу хөрмәтенә оештырылган саубуллашу матчы күңелле авазларга күмелде. Бик озак көттерми генә яңа кыр­ны ачу уенын күрергә насыйп итсен иде...

Гөлнара ВӘЛИЕВА,

Илсөя Завилейская фоторепортажы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев