Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

11нче мәктәп укучылары ничек итеп шәһәр халкын татар теленә өйрәткән?

Татарча да яхшы бел. Русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен, Иң кирәкле затлы тел, - ди бөек шагыйребез Шәйхи Маннур.

Әйе шул, һәр кеше үз ана телен һәм дәүләт телләрен белергә тиеш. Шуңа күрә без, татарлар, үз туган телебезне саклап калу өчен, республикабызда төрле чаралар үткәрәбез.Ел саен без, 11нче мәктәп укытучылары һәм укучылары, "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашабыз. 9нчы апрельдә IV сыйныф укучылары "Мин татарча сөйләшәм" логотибы төшерелгән футболкалар киеп, Яшел Үзән шәһәренә сәяхәткә чыкты. Алар төрле оешмаларга, кибетләргә, даруханәләргә, редакцияләргә кереп, шәһәр халкы белән татар телендә аңлаешлы, матур итеп сөйләшергә тырышты, төрле сораулар биреп, хәлләрен сорашты. Яшел Үзәнлеләргә 150 сүздән торган китапчыклар тараттылар. Бу беренчедән, бүләк булса, икенчедән - татар сөйләм телебезне баетуда ярдәм итәчәк. Шәһәр халкы акциядә бик актив булды. Балалар биргән сорауларга бик теләп җавап бирергә тырыштылар.

Менә без шулай бердәм булсак, татар телен берлектә өйрәнсәк, туган телебез ныгыр, чәчәк атыр.

Ихтирам белән 11нче мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Миннәзия Тимергалиевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев