Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җырчыларның балалары кайда һәм ничек ял итә?

Җәйге ялларны өлкәннәрдән бигрәк балалар түземсезлек белән көтеп ала. Шулай булмыйни?

Җәй иң тәмле, иң рәхәт вакыт бит инде ул! Мәктәпкә барасы юк, дәрес хәзерлисе юк. Телеңне йотарлык татлы җиләк-җимешләр ашыйсың да, рәхәтләнеп ял итәсең! Яки лагерьларга барып, яңа дуслар табасың, кайберәүләргә әле әти-әниләре белән бергә чит илләр күрергә дә насыйп була. Без исә бүген артистларның балалары җәйге ялларын кайда һәм ничек уздыра - шул турыда белештек.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның балалары - 15 яшьлек Камил белән 17 яшьлек Айлинә инде бишенче ел рәттән "Сәләт" лагерында ял итә. Яшүсмерләр бу ялны бик зур түземсезлек белән көтеп алалар икән. Әниләре сүзләре буенча, анда барыр өчен ел башында ук гариза биреп куялар. "Быел гаиләбез белән Испаниядә ял иттек. Шуннан кайткач ук балалар "Сәләт Раушан" аланына китте. Биредә алар өчен иң мөһиме - аралашу, яңа танышлар-дуслар табу. Мине исә аеруча сөендергәне - аннан кайткач балалар күбесенчә татарча сөйләшә. Үзләре дә, "Сәләт"тә күбрәк туган телдә аралашкач, өйдә дә гел татарча гына сөйләшәсе килеп тора, диләр", - диде Айгөл ханым.

Ә менә алдагы җырчының якын дусты - Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның йөрәк парәләре өчен ял быел өй тирәсендә генә булган. "Бу арада мәшәкатьләр күп булды әле. Бик зурлап, матур итеп бәби чәен үткәрдек. Табын артына йөздән артык кунак җыелды. Алар арасында гаиләләребез белән якыннан аралашучы артистлар да булды. Бәйрәмне дустыбыз Зөлфәт Зиннуров алып барды. Җәйге ялларга килгәндә исә, улыбыз Ильяс бик кечкенә булу сәбәпле, быел бернинди дә чит илгә бармадык әлегә. Бәлки бераздан Кырымга барып кайтырбыз дип уйлап торабыз. Шуңа күрә олы балалар Данил (13 яшь) һәм Ильвинаның (7 яшь) җәйге яллары үзебез белән өй тирәсендә уза. Башка елларны улыбыз спорт лагерына китә иде. Быел ун көнгә генә авылга кайтып килделәр. Хәер, үзебезнең йорт (Лилия ханым белән Илсур әфәнде үз йортлары белән яши) территориясендә дә рәхәтләнеп ял итәр өчен барлык шартлар тудырылган. Авылдан бер дә ким түгел: иркенлек, яшеллек, саф һава, якында гына суы да бар", - диде ике ай элек кенә өченче тапкыр әни булган Лилия ханым безгә.

Танылган алып баручы, "Татар радиосы" ди-джее Булат Бәйрәмов белән җырчы Ләйсән Гыймаеваның кызлары Таңсылу (10 яшь) һәм Зифаның (7 яшь) да каникуллары кызыклы һәм файдалы уза икән. Кызларның яллары турында без Ләйсән белән сөйләштек. "Таңсылу быел беренче тапкыр Лаеш районына "Сәләт - Тел" лагерына барды. Аннан бик ошатып, яратып кайтты.

Татар, инглиз телләренә басым ясалган, шулай ук бераз француз телен дә өйрәнеп кайткан. Иртәдән кичкә кадәр ни белән булса да мәшгуль булдылар балалар. Моннан тыш, кызлар авылда да тордылар. Саф һава сулап, җиләк-җимеш ашап килделәр. Зифа кечерәк булгач, күбрәк үзебез белән. Балаларның җәйге ялларын кызыклы, күңелле итеп үткәрәсе килә, әлбәттә. Авылларга кайтмаган көннәрдә, вакыт булу белән үк гел каядыр барырга тырышабыз", - диде ул. Берочтан без Ләйсәннән балалар лагерьларын сайлаган вакытта нәрсәгә игътибар итүен дә белештек. "Балаңны теге яки бу лагерьга җибәрергә уйлаганда, башка кешеләрнең фикерләрен тыңларга, үзен генә (танышлары, дусларыннан башка) җибәрергә ярамый. Шулай ук беренче тапкыр бик еракка да озату дөрес түгел", - дип саный җырчы.

Чаллыда яшәүче Эльмира Сөләйманова исә без шалтыратканда: "Менә әле без Динә (9 яшь) белән Уфада ял итәбез. Аттракционнарда йөрибез, аквапаркка да керергә уйлыйбыз. Августта исә гаиләбез белән Кара диңгез буена ял итәргә барачакбыз. Моңа кадәр балалар бакчабызда ял итте", - диде.

Зөһрә Садыйкова

shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X