Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр – Кызыл мәйданда

Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Дөрестән дә шулай. Олы Ачасыр авылында Яруллиннар нәселен авылның иң тырыш һәм булдыклы нәсел дип йөртәләр. Яруллиннарның кайсын гына алып карама, намуслы, тәртипле кешеләр. Гади колхозчы да, зур җитәкче дә бар бу нәсел шәҗәрәсендә. Әнә җәмгыятькә лаеклы, зур гаиләнең горурлыгы - яшьләр үсеп килә. Катлаулы...

Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Дөрестән дә шулай. Олы Ачасыр авылында Яруллиннар нәселен авылның иң тырыш һәм булдыклы нәсел дип йөртәләр. Яруллиннарның кайсын гына алып карама, намуслы, тәртипле кешеләр. Гади колхозчы да, зур җитәкче дә бар бу нәсел шәҗәрәсендә. Әнә җәмгыятькә лаеклы, зур гаиләнең горурлыгы - яшьләр үсеп килә.
Катлаулы нәселнең бер ботагын тәшкил иткән Хәмидә һәм Әнәс Яруллиннарның улы Илнарны (рәсемдә сулда) гына алыйк. 5нче гимназияне тәмамлап, А.Хрулев исемендәге хәрби академиягә үз көче белән кереп, быел V курсны да тәмамлады. Һәм уку елы тәмамланыр алдыннан, бөтен нәселне шатландырып, 9 Майда Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган хәрби парадта катнашты. Парадта бер сулыш белән, башны югары тотып, рәт-рәт тезелеп баручы хәрби яшьләрне күреп, барыбыз да илебезнең киләчәге өчен тынычланып торабыз, йөрәкләрне горурлык хисе биләп ала. Быел икеләтә горурлык хисе кичердек. Мондый җаваплы парадта бары тик иң лаеклы хәрбиләр генә катнаша ала. Ә Илнар Яруллин һәм Яшел Үзәннең 3нче гимназиясен тәмамлап, Оборона министрлыгының хәрби-техник университетында укучы, шулай ук әлеге парадта катнашкан Иван Круглов (рәсемдә уңда) нәкъ шундыйлардан.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X