Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Яке мәктәбе укучылары республика бәйгесендә җиңүче (Фото)

"Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте "Уразлы чишмәсен торгызу" проекты кысаларында укучылар арасында "Кече Ватан байлыкларын саклыйбыз" дип исемләнгән рәсем бәйгесен оештыра.

Өч номинациядә узучы бәйгедә балалар бик матур рәсемнәр, плакатлар ясаган һәм фотографияләр төшергән. Уку елының соңгы көнендә әлеге дәрәҗәле бәйгедә җиңүчеләрне кем икәнлеге билгеле булды. Аларны котларга һәм кулларына пумала алып рәсем ясаган укучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерегә "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең политсовет башкарма комитетының рәисе Алсу Тарханова да кайткан иде.

Әлеге бәйгене җитәкләгән, Олы Яке мәктәбе директоры Рифкать Хөсәеновка рәхмәт әйтеп, китапханәгә Татарстан тарихына багышланган 3 томлы китап тапшырды. Шулай ук конкурста катнашкан һәр укучы "Татарстанның җир хартиясе" исемле китапка лаек булды. Җиңүчеләр исә дипломнар белән бүләкләнде. Үзенчәлекле рәсем ясаган Диләрә Зарипова фотография номинациясендә I урын яулаудан тыш махсус бүләккә дә лаек булды. Тулырак язма газетабызның алдагы саннарында, укымый калмагыз!

Алия Гаязова.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев