Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Матур кеше

«Кеше эше белән матур» - дип кабатларга яратабыз.

Чыннан да, хаклык бар бу сүзләрдә. Бу язмамда сезне таныштырасым килгән кешем үзенең кылган гамәле, эше белән авылдашлары арасында зур хөрмәт яулаган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Карагуҗа авылы китапханә мөдире Дания Җиһаншина.
Дания үзенең хезмәт юлын, моннан 35 ел элек, Карагуҗа клубы мөдире буларак башлап җибәрә. Яшь булуына карамастан, оста оештыру сәләтенә ия булган клуб мөдире, үз тирәсенә талантлы яшьләрне һәм сәнгатькә гашыйк өлкәннәрне тарта. Нәтиҗәдә көчле, зур коллектив оеша. Озакламый, районның визит карточкасы булган «Яшьлек» бию ансамбле һәм «Чияле» фольклор коллективы барлыкка килә. Бу коллективлар районда эталон була.
Даниянең ул еллардагы хезмәтенә бәя бирү өчен, аның тарафыннан сәхнәләштерелгән драматургия әсәрләрен генә дә санап китү җитә. Иске, кеп-кечкенә сәхнәле клубта - «Беренче мәхәббәт», «Нигез ташлары», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Кичер мине, әнкәй», «Өти балак», «Та­мырлар». Зур сәхнәләрдә уйналган әсәрләрне куярга, күпме хезмәт, күпме көч куелганын күз алдына китерергә була.
Дания Гани кызы инде менә 20 елга якын китапханәне җитәкли. Турыдан-туры китапханә эшенә кагылмаса да, ул әле дә мәдәният өлкәсеннән аерылмый. Чит төбәкләрдә яшәгән авылдашларын җыеп, авылдашлар очрашуы, 50-55-60 ел парлы яшәгән, авылыбызның үрнәк гаиләләре белән даими очрашулар, гомерләрен ялгыз уздырып, бала тәрбияләгән толлар язмышы, урта мәктәбебезнең 95 еллыгына, күп еллар авылда эшләп киткән укытучылар белән очрашу... Оешкан кичә, очрашуларны санап китәр өчен генә дә тулы бер газет бите кирәк булыр иде, мөгаен.
Халык күңелендә озак сакланган язучылар белән очрашуны әйтми калып булмый. Нәбирә Гыйматдинова, Шәмсия Җиһангирова, Факил Сафин, Зифа Кадыйрова белән очрашулар авылдашларына зур сөенеч бирде.
Китапханә каршында бүген «Чишмә» китап сөючеләр клубы, балаларның «Салават күпере» клубы эшләп килә. Без инде монда яңа басмалар белән, язучыларның биографияләре белән танышып, фикер алышабыз һәм арабызда иҗат белән шөгыльләнүчеләр үзләренең шигырьләрен тәкъдим итәләр.
Ә Даниянең төп һәм мөһим сыйфатлары, аның кешелеклелеге, юмарт табигатьле булуы һәм һәр кешенең күңеленә юл таба белүендәдер.
Шушы авылда туып, шушында үсеп, үзенең хезмәт һәм гомер юлын туган авылында үткәнгәме, һәр авылдашының ничек яшәгәнен, көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен яхшы белә ул.
Бик күбебез аңа серләребезне чишәбез, киңәш-табышка киләбез. Һәр кешене аңлый, тыңлый белә, кешенең борчу-хәсрәтен, шатлык-сөенечен үз йөрәге аша уздырып, уртаклаша. Ә яшьләр соң яшьләр! Әниләре, апалары белән түгел, ә Дания апалары белән йөрәк серләрен уртаклашырга яраталар!
Ярата, хөрмәт итә авыл халкының олысы-кечесе Данияне! Хезмәтенә югары бәя биреп, «Безнең Дания» дип телдән төшермиләр аны! Хезмәтендә, иҗатында яңа үрләр һәм уңышлар теләп, ихлас рәхмәтебезне җиткерәсебез килә Дания Гани кызы Җиһаншинага - «Безнең Даниябезгә».
Әлфинур Хөснетдинова.
Олы Карагуҗа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X