Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күзем күрмәсә дә, «Яшел Үзән»гә язылам

Норлатта яшәүче Миләүшә ханым Шәмсетдинова пәнҗешәмбе ярминкәсенә кирәкле азык-төлеген генә алырга дип килми.

Авылдашлары белән очрашып-күрешеп, хәл-әхвәлләрен сорашып, яңа товарлар карап, яңалыклар ишетеп кайта ул аннан.
- Күзем начар күрсә дә, үзем укый алмасам да, район газетасы «Яшел Үзән»не өемә яздыртып алдыртам, - дип сөйли Миләүшә ханым. - Шулай өйрәнгәнбез инде без. Газетаны башыннан алып соңгы битенә кадәр карап чыгам, бигрәк тә «Уку залы» сәхифәсен яратам. Укый алмаганнарын күршеләргә кереп укытам. Намаз вакытларын зур һәм әйбәт итеп бирәсез. Аны алып куям, күз алдында тора. Котлауларны да карарга яратам. Гомер буе шушы районда яшәгәч, яшьтәшләреңне котлауларын да күрәсең. Бүгенге ярминкә бигрәк тә күңелле булды әле, сез дә килгәнсез, газетага да беренчеләрдән булып язылдым. Өстәвенә, приз да бирдегез. Анысына да күңел булып китте. Күгешлеләрнең җыр-биюләрен күреп, шаккатып басып торам. Бик әзерләнеп, күңелле концерт алып килгәннәр алар безгә.

Язманың тулырак вариантын газетаның 37нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X