Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ерак араларны телевизион күпер тоташтыра

3 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яшел Үзәннән тугандаш шәһәр Кронштадтта флотта хәрби хезмәт узучы морякларга һәм шулай ук аларның әти-әниләренә бүләк ясадылар. Алар өчен А.М.Горький исемендәге завод һәм Яшел Үзән муниципаль район хакимияте телекүпер аша очрашу оештырды. Әлфия ЗЫЯКАЕВА Уллары Кронштадт Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләрнең ата-аналары 21 февральдә...

3 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яшел Үзәннән тугандаш шәһәр Кронштадтта флотта хәрби хезмәт узучы морякларга һәм шулай ук аларның әти-әниләренә бүләк ясадылар. Алар өчен А.М.Горький исемендәге завод һәм Яшел Үзән муниципаль район хакимияте телекүпер аша очрашу оештырды.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Уллары Кронштадт Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләрнең ата-аналары 21 февральдә Ленин урамындагы хакимият бинасына шушы үзенчәлекле очрашуга җыелды. Аларга, Горький исемендәге завод, телевизион күпер аша аралашу тагын да җылырак узсын өчен, чәй табыны да әзерләгән иде. Күпернең икенче башындагы 30лап морякның шулай ук күзләре экранга төбәлгән. Һәркайсының әти-әнисен, якыннарын күрәсе, котлау сүзләрен ишетәсе-әйтәсе килде.
Иң беренче Яшел Үзән морякларын Горький заводы җитәкчелеге бәйрәм белән котлап, армиядән соң (аларга инде күп калмаган) заводка эшкә килергә чакырды. Җиде елга гарантияле хезмәт хакы, социаль пакет вәгъдә ителде аларга. Завод яшьләргә махсус урта һәм югары белем алырга да мөмкинлек бирәчәк. Бу көнгә предприятиегә 800ләп эшче таләп ителә. Бөтен өмет флотта тәҗрибә туплаган яшьләрдә. Заводта аларның үзләренә хәрби кораблар җыярга мөмкинлек биреләчәк.
Кронштадтта хезмәт итүчеләрне Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин бәйрәм белән котлап, аларга Яшел Үзән имиджын лаеклы тотып, туган якка исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. «Безгә сезнең һәрберегез дә бик кадерле, берегез дә артык түгел. Тизрәк әйләнеп кайтыгыз!» - диде ул.Әти-әниләрнең дә улларына әйтәсе сүзләре күп җыелган. «Матурайгансың, тазаргансың, үзгәргәнсең, синең белән горурланабыз, түземсезлек белән кайтуыңны көтәбез, чын ир-егет булып кайтырсың, заводка эшкә барырсың», - дигән сүзләрне дә алар еш кабатлады. Алар арасында: «Без монда «Могҗизалар кыры» тапшыруына эләккән кебек хис итәбез», - дип әйтүчеләр дә табылды. Бу телекүпер чын могҗиза кыры кебек иде дә шул.
Менә Рус Әҗәленнән Руслан Семахин армиягә, Казанның механика техникумын тәмамлап, автомеханик һөнәре алып, 30 июньдә киткән булган. Хәзер инде дүрт ае гына калып килә, кайтырга да. Башта Ленинград өлкәсенең Ломоносов утравында учебка узганнар. Яшел Үзәннән 7 егет белән бергә туры килеп, бер-берсенә терәк булганнар. Хәзер алар ПДСС отрядында хезмәт итә. Әнисе Гөлнара Семахина сүзләренә караганда, улы хезмәтеннән зарланмый, ашау-эчүгә дә бик канәгать, командирлар белән мөнәсәбәтләре тату. Алар улларының хәрби ант бирүен дә үзләре барып күргән. Андагы тәртипне, зур булмаган Кронштадт шәһәренең чисталыгын үз күзләре белән күреп кайткан. Русланның да кайткач заводка эшкә баруы ихтимал. Руслан да үз чиратында, туганнары белән күзгә-күз карашып сөйләшкәндә, бу очрашуны оештыручыларга, район җитәкчелегенә рәхмәтен әйтергә онытмады. Яшел Үзәннән Рамил Хөснетдиновның туганнары да аның аннан акылга утырып кайтып, суднолар төзү техникумында укуын дәвам итәренә ышана.
Кронштадтка гадәттә призыв саен 20-25 кеше хезмәткә алына. Әлбәттә, иң беренче чиратта аларның сәламәтлегенә игътибар бирелә. Морфлот өчен «А» категориясе булу кирәк. Егетләрнең белем дәрәҗәсе дә соңгы урынга куелмый, чөнки 1 ел эчендә катлаулы хәрби техниканы үзләштереп өлгерергә дә кирәк бит әле.
Бу кыю егетләр армия хезмәтеннән исән-сау әйләнеп кайтсалар, район үсеше өчен үзләреннән өлеш кертми калмаслар дигән ышаныч бар. Кронштадтта хезмәт итүчеләргә өмет аеруча зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев