Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Болгарларча «тиз» кыяр

Бу кыяр маринадлауның иң тиз ысулыдыр, мөгаен. Әлеге кетердәп торган, борычлы һәм телеңне йотарлык кыярны әзерләргә нечкә дулкынлы мич ярдәмгә килә.

Күп кенә хуҗабикәләр маринадны ике тапкыр кайнатып кыяр өстенә салалар һәм бу бик мәшәкатьле, вакытны күп ала торган процесс. Әле шуның кадәр хезмәт куйганнан соң да, йөрәкне әрнетеп, бер мәлне банкаларның капкачлары атарга яки суы тонык ланып чыгарга мөмкин. Әлеге рецепт белән ябылган банкалар агармый да, капкачы да кабармый, дип язалар. Әйдәгез, ясап, авыз итеп карыйк.

Банкалар бер яки аннан да кечкенә – үзегезнең нечкә дулкынлы мичегезгә сыя торган булсын. Аларны, хәтта, стерильләштереп тормасагыз да була, бары тик юып, киптерегез.

Банка төбенә укроп, сарымсак һәм горчица орлыклары салыгыз. Үзегез яраткан башка төрле тәмләткечләрне өстәсәгез дә була.
Кыярларны алдан бер -ике сәгатькә салкын суга салып куегыз, артыгы ки рәкми. Төпләрен кисеп, банкаларга тутырыгыз.

Тозлык ясыйбыз:
1 литр суга 1 стакан (200 гр) шикәр комы, 2,5 аш кашыгы тоз һәм 250 мл 9 процентлы аш серкәсе.

Бик шикәрле була кебек тоелса да, бу алай түгел, тоз һәм аш серкәсе белән бергә таман гына, бик тәмле килеп чыга.
Тозлыкны кайнатып чыгарып, банкалардагы кыярлар өстенә салырга. Ул өч берәр литрлы банкага җитәрлек була.

Аннары һәр банканы (капкачсыз килеш) өчәр минутка мичкә тыгарга. Алып, шунда ук капкачлап куярга. Конвейер кебек килеп чыга: берсенә капкач борганда, икенчесе мичтә әйләнә тора. Бик җайлы һәм, чыннан да, бик тиз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X