Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Болгар – ике төрле хисләр иле

Моннан берничә ел «Яңарыш» фондының Татарстанның ике энҗе бөртеген - борынгы Болгарны һәм Зөя кала-утравын торгыза башлавы турында күп язылды. Үзебезнең районда булгач, Зөя кала-утравының торгызылган һәр ташы турында язмасак та, барлык объектлары турында газета укучыларыбызга җиткереп барабыз. Моннан 15 еллар элек Сәрия ханым Сабурскаялар белән бергә Зөя кала-утравын «Золотое...

Моннан берничә ел «Яңарыш» фондының Татарстанның ике энҗе бөртеген - борынгы Болгарны һәм Зөя кала-утравын торгыза башлавы турында күп язылды. Үзебезнең районда булгач, Зөя кала-утравының торгызылган һәр ташы турында язмасак та, барлык объектлары турында газета укучыларыбызга җиткереп барабыз. Моннан 15 еллар элек Сәрия ханым Сабурскаялар белән бергә Зөя кала-утравын «Золотое кольцо» туристлык маршрутына кертергә иде, дип хыялланып йөргән вакытлар да бүгенгедәй хәтердә.
Борынгы Болгар җыеннарына да ел саен газета журналисты барып, анда булган вакыйгаларны халыкка җиткерә барды. Әле бит редакциядә журналист булмаган хезмәткәрләр дә күп. Бергә уйлаштык та, Болгарга сәяхәткә чыгып киттек.
Ерак юлга чыгу зур акчалар сорау сәбәпле, җитәкчебез Илдар Илгизович спонсор да тапты, ул - «Экоресурс» җәмгыяте директоры Наил Фәхретдинов. Безне транспорт белән тәэмин итәргә алынды.
Иртә таңнан редакция төбенә иске генә бер «ГАЗель» килеп туктагач, башта ышанмадык: мондый транспорт белән ерак юлга чыгып буламыни?! Була икән. Автомобиль йөрүче Александр Демин Татарстанны аркылыга-буйга гизеп чыккан икән: тимер аты бервакытта да сынатмаган. Изге җиргә бару, игелекле эш белән йөрү дә иминлегебезне саклагандыр, диясе килә. Сигез сәгатькә сузылган юл авырлыгын сизмәдек тә, Александр Николаевичка рәхмәт!
Болгар... - ике төрле хисләр иле. Кайчандыр дөнья тоткан Болгарның бүгенге хәрабәләрендә йөргәндә, шундый цивилизацияне җимерүчеләргә карата - нәфрәт, шуны саклый, үзен яклый алмаган халкым өчен әрнү хисе күңелләрне айкый. Әйе, бер генә түгел, берничә гасырга артка тәгәрәгәнбез шул, бүген дә сизелә.
Ә горурлык хисе барыбер көчлерәк! Ак мәчеткә кереп, белгән догаларыбызны укып, сокланып йөрүләр, Болгарга истәлек билгесе бинасында дөньядагы иң зур Коръәнне күреп, алган хисләр, хан сараеннан чыгып, бөек Иделдән алган энергия, кече манараның һәр баскычы саен теләгән теләкләребез, хан төрбәсенең мәгърур тынычлыгы, Кара пулаттан бөркелгән аклык, пакьлек, икмәк музеендагы тегермәнченең таза тормышы өчен горурлык, республикабызның икмәкнең кадерен күрә белүе - болар онытыла торган хисләр түгел.
Бу сәяхәт турында бик күп язарга, бу бөек эшне башлап йөрүчеләргә бик күп рәхмәтләр укырга булыр иде. Әмма аны һәрберебезгә барып күрергә кирәк. Хезмәттәшләрең коллективы белән, гаиләң белән, авылдашлар төркеме белән. Борынгы бабаларыбыз алдында баш ияргә, татарыбыз өчен тагын бер тапкыр горурлык хисләре кичерер өчен.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев