Зөлфәт Зиннуров мөселман Сабан туенда баш батыр калган
Ураза гаетеннән соң Чирмешән районында мөселман Сабан туе уздырганнар. Дини кагыйдәләргә туры китереп оештырылган милли бәйрәм районда дүртенче тапкыр уздырыла икән инде. Сабан туенда милли уеннар ике мәйданчыкта үткән: ир-егетләр өчен аерым мәйданчык булдырылса, хатын-кызлар башка урында көч сынашкан. Сабан туен көрәштән башка гына күз алдына китереп булмый, әлбәттә. Дин...
Ураза гаетеннән соң Чирмешән районында мөселман Сабан туе уздырганнар. Дини кагыйдәләргә туры китереп оештырылган милли бәйрәм районда дүртенче тапкыр уздырыла икән инде.
Сабан туенда милли уеннар ике мәйданчыкта үткән: ир-егетләр өчен аерым мәйданчык булдырылса, хатын-кызлар башка урында көч сынашкан.
Сабан туен көрәштән башка гына күз алдына китереп булмый, әлбәттә. Дин юлына баскан, мәчеткә тәравих намазына йөргән егетләр арасында уздырылган көрәш бәйгесендә баш батыр булып Лашман егете Зөлфәт Зиннуров танылган, дип хәбәр итә ИНТЕРТАТ.РУ газетасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев