Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зифа Кадырова белән Марат Кәбиров әңгәмәсе: «Бүген мине укыганнар иртәгә сине укыр»

- Зифа, иң популяр китаплар авторы булсагыз да, сезне бөтенләй язучыга исәпләмәгән кешеләр дә бар. Бу күренешкә үзегез ничек карыйсыз?

- Чынлап та, кем соң ул язучы? Чын язучы минем өчен буй җитмәс акыллы сабыр кеше. Үземне язучыга санамыйм, бу минем хоббидыр бәлки. Беркемнән бернәрсә дә сорамыйм, мин, бәлки, шуның белән ирек­ледер дә... Бер ходайга рәхмәтлемен, авыр чакта каләм тоттырып, ул мине авыр кичереш­ләрдән коткарып калды. Ә язучыга санамыйлар дигәннән, санамасыннар, моңа тыныч карыйм, шуңадыр бәлки, мин беркая да, беркемгә дә язу­чыга санагыз дип сорап барганым юк. Гомер буена язучы булырга хыялланганнар күтәрсен язучы исемен, минем өчен бу мөһим түгел. Аерым атарлык язучы юк диярлек, алар барысы да яхшы миңа калса. Ә болай Даниэл­ла Стилне укырга яратам, үзеннәнме, әллә тәрҗемәче яхшымы, бик гади һәм аңлаешлы, укыр­га җиңел.

- Бүген китап укучылар аз, дип зарланалар. Бик күп язучыларның китаплары кибет киштәсендә «картая». Моның сәбәбен нәрсәдә күрәсез?
- Без - элекке чор авыл балалары, кайда нәрсә ничә миллион белән чыкканны белми үстек, тик шулай да гади доярка төннәр буена китап укып йокламыйча эшкә киткәнен дә күреп үстек, халыкның тормышка күзе янып тора иде, китап укый, концертларга, спектакльләргә атлыгып йөрде, миңа калса, хәзер кешене бар мәдәнияткә битараф итүче ул - телевидение. Халык өйдә кырын ятып телевизор карауны хуп күрә. Хәзер аны компьютер узды. Кайберәүләр эшкә йөрми көннәр буена шуңа капланып утыра. Әйдәгез, бер атнага булса да телевизор белән компьютерны алып атыйк, ни булыр иде микән?

Кайда кемнең китабы яту белән кызыксынганым юк, мин бик аз укыйм, шулай да азрак күзәтеп барырга тырышам, һәр язучының үз стиле. Китапка килгәндә, китапны укырлар иде дә ул, бар кеше дә Казанга килә алмый шул, йә Чаллыга, каян алып укысын соң ул, китап кибетләре юк бит, авылларда гына түгел, кайбер район үзәкләрендә дә.

- Язучыны нәрсә популяр итә?

- Яхшы әсәр дә, популярлык та сорап ала торган нәрсә түгел. минемчә, әсәрдә куйган соравыңа дөрес җавап табу ул - укучың белән уртак тел табу. Популярлык ул - зур җаваплылык, шушы җаваплылыкка әзер булырга кирәк, миңа калса. Сиңа таләп әсәрдән әсәргә үскәннән-үсә, ә аклый алмасаң, халык көткәнне бирә алмасаң, менә ул кайда популярлыкның проблемасы, гел майлы калҗа булмый бит. Мин бит алай сезнең кебек укымышлы җор үҗәт кеше түгел, тормыш тәҗрибәм җитәрлек, белемем аз, мин моны беркай­чан да яшермим дә. Тормышны ничек аңлыйм, шулай язам.

- Чит илләрдә популяр язучылар бик бай яши. Әйтик, «Сумерки» авторы Стефани Майерның еллык кереме 15 млн. доллар чамасы исәпләнә. Популяр татар язучысының матди хәле ничек?
- Бер бик кызык күренеш бар, никтер татар язу­чысы үзен тишек ботинка белән йөрергә тиеш дип саный,чөнки ул милләткә, әдәбиятка хезмәт итә. Элекке заманда бит алар бик хәлле булган, үзләре әйтүенчә, бер әсәр өчен сумка тутырып акча алганнар. Шул ук вакытта язучыларга фатирлар да биргәннәр. Миңа калса, безнең татар үзе үзен шул хәерчелеккә күндергән. Мин бер нәрсә белән килешә алмыйм, безнең шундый яхшы әсәрләребез бар, ник шуны башка телләргә әйләндереп сатып акча эшләмәскә, татарча укый белмәгән татарларыбыз да күп бит. Аннан, без русныкын да укыйбыз, инглиз теленнән тәрҗемә ителгән китап­лар да укыйбыз, ә ник үзебезнекен укытмаска, ник яхшы тәрҗемәчеләр әзерләмәскә. Яхшы «коммерческий жилка» юк, реклама өстендә эшләргә кирәк безнең нәшриятларга. Ях­шы әсәрләрне үзләре эзләп табып бастырырга, акча эшләргә тиешләр. Шул чакта язучыларның гонорарлары да артыр. Ә сатылмаган китапларны язучыларның үзләренә кайтарырга кирәк, ун тәңкәгә калып хур булып ятмасыннар, очрашуларга йөрсеннәр, анда бар китап та сатыла. Яңа китап чыгу белән, китап кибетләрендә язучының үзе белән презентациялар уздырырга кирәк.

- Безнең кайберләребезгә, Казанның әдәбият түрендә кызынып ятучыларга, сезнең әсәрләрне укып, сезне яратып кешеләр дөрес эшләмидер кебек тоела. Алар ниндидер Зифа Кадырованы түгел, ә безне, фәлән-фәлән премия лауреатларын, затлы кресло хуҗаларын укырга, безне яратырга тиештер кебек. Укучыларның мәхәббәтен үзегез тоя­сызмы?
- Нишлисең бит, һәркемнең үз карашы, бәлки алар хаклыдыр да. Тик менә минем иртәм шул халык белән аралашудан башлана, кайчан яңа китап чыга, безгә очрашу кирәк, дип башлана. 2010 елның гыйнварыннан 2015 елның апреленә чаклы 93 очрашу үткән һәм ел ахырына чаклы урын юк. Бу мактанып әйтү түгел, чакыру килгән, халык көтә - барырга кирәк. «Мин популяр, китаплар болай да сатыла», - дип утырмыйм. Чакырган җиргә йөрергә тырышам. Бу йөрүләр, сүз дә юк, бик тә кесәгә суга, мин бер генә китапханәдән дә бернәрсә дә сораганым юк. Аның каравы, халык белән аралашканда гына укучыга ни кирәген аңлыйсың. Ирләр язсыннар тарихны, сәясәт белән шөгыльләнсеннәр. Югарыда утырганнарның эше дә югары булырга тиеш, ә мин, хатын-кыз буларак, шул гади генә гаилә темасы белән шөгыльләним. Югарыда утырганнар белән мал бүлешәсе юк, базар зур - һәркемнең үз укучысы.

- Сезнең әсәрләрне «хатын-кыз романы» рәвешендә кабул итәләр. Бүгенге заман хатын-кызларының төп өстенлеге һәм төп бәласе нәрсәдә?
- Мин бөтен гаилә өчен язам, укучыларым арасында ирләр дә күп, тик алар кеше алдында кычкырып та чыкмыйлар, кешегә күрсәтеп елап та утырмыйлар, алар йә очрашудан соң килеп колакка гына әйтәләр, йә шалтыраталар. Һәркемдә нинди дә булса проблема бар, һәркем соравына җавап эзли. Бүгенге хатын-кызларның өстенлеге дә, төп бәласе дә артык көчле булудадыр, бу 90 нчы елларда башлангандыр бәлки, халык эшсез, акчасыз калганда да хатыннар гаиләне тартып чыкты, ә ирләр шул көчне күтәрә алмый, ташлап китте, кайберәүләр хатын сыртында утырып калды. Ирләр бит үзләре башта бүрекне, аннан чалбарны салып бирделәр, хәзер инде рульне дә бик җайлап, хатын урынына күчеп утырдылар. Менә шул өстенлек үзе бер бәхетсезлек, көчле ир белән иркә хатын булып яшәсә, ул күпкә бәхетле булыр иде, тик ирләр башкача уйлый. Ир ир урынында булырга тиеш. Хатын-кыз гаиләдә баш булса, ир бала йомшак була, шулай булгач, киләсе буынга чын көчле ир килә аламы?

- Сезнең әсәрләрдә ирләрнең барысы да диярлек йомшак характерлырак, кыюсыз­рак булып тоела. Бозау дип әйтеп булмый инде аларны, шулай да тәвәккәл түгелләр, кистереп әйтә дә, эшли дә белмиләр кебек. Артык әйбәт, артык юаш алар. Сез ирләрне чынлап та шундый дип уйлыйсызмы? Бүгенге дәвер ирләренә нинди бәя бирер идегез?
- Кем ничек күрә бит, миңа калса, Байрас та, Таһир белән Асылгәрәй дә чын ирләр булып кала алдылар. Аннан соң, мин бит чын тормыштагы геройларны алам һәм мин аларга хис-тойгы гына өстим, кайберәүләргә хаталарын төзәтергә мөмкинчелек бирәм, чөнки чын тормышта да хаталарын төзәтүне телим.

- Әсәрләрегезнең барысы да мәхәббәт турында. Бүгенге заманда, матди байлык, алыш-биреш өстенлек иткән дәвердә, мәхәббәткә урын каламы? Бармы ул мәхәббәт? Нәрсә ул?
- Гаилә бит ул шул мәхәббәт дигән нәрсәдән корыла. Тик мәхәббәт дигән нәрсә күпкырлы ике ташны хәтерләтә, хис, тойгы - барысы да бар. Алар бер-берсенә яраклашып чуер ташка әйләнгәнче, күпме еллар үтә, мәхәббәтне саклар өчен бик зур сабырлык кирәк. Ходай кешене читтән шашкын хисләр биреп сыный, ә бу чир, авыр чир, күпләр шул чиргә каршы тора алмый мәхәббәтен дә югалта. Хатын-кыз бит ул - гаилә учагын саклаучы, ул җылы булса гына, барысы да аның янына җыела. Матди байлыкны мин үз көчем белән эшләп таптым, беркайчан да мәхәббәт белән байлыкны бер рәткә куймадым, байлыкны мәхәббәттән өстен куйган кешеләр белән дә аралашмадым, шуңа мин моның турында берни дә әйтә алмыйм.

- Укучылар яңа әсәр көтә. Нәрсә белән сөендерерсез?
- Беләм, көтәләр, тик менә сөендерә алырмынмы, мине һәрвакыт шушы сорау куркыта.

- Әңгәмә өчен рәхмәт. Кайвакыт иң азактан: «Эх, менә шул теманы кузгатмады», - дигәнрәк үкенеч кала. Үзегез әйтергә теләп тә, мин сорамый калган нәрсәләр булса, рәхим итегез.
- Син дә бит мине язу­чыга санамыйсың, ә шулай да бернәрсә бар: синең әсәрләрне укып аңлар өчен миңа ике кат укырга кирәк, ә миндәйләр аз түгел. Шулай булгач, дустым, синең китапка минем җилкәгә басып үрелергә кирәктер бәлки. Гомер буена газетада «сатам-­алам»ны гына укыган кешеләр хәзер минем әсәрләрне укыйлар, ә иртәгә алар синекен укыр­лар, чөнки алар үсәрләр. Мине сезнең кебек олы язу­чыларга яңа килгән укучыларга «стартовый площадка» дип кара. Бу тормышта мин дә нигәдер кирәк икән бит.

Марат Кәбиров.

Шәһри Казан

Язма матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев