Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзебезнекеләр күпкә сәләтле! (1нче кисәк)

«Мин сиңа гаҗәп бер уенчык бирәм: бу шар бик тиз очучан, башкача син Гефест кулыннан уңайрак уен ала алмассың.....

Антик чорның гыйбарәләренә караганда, нәкъ менә шул сүзләрне Афродита Эросның кулына беренче тапкыр туп тапшырганда әйтә.
Күп еллар дәвамында туп уеннары барлыкка килеп һәм юкка чыгып торган. Мондый уеннарның күбесе тиз хәрәкәткә нигезләнгән, ә уен кагыйдәләре аз, дөресрәге, алар, гомумән, булмаган да. Шунлыктан бу төр уеннар үзләренең катылыгы белән аерылып та торганнар. Еллар узу белән бу, әлбәттә, үзгәреш кичергән катгый кагыйдәләр кертелеп, туп уены хәзерге көн таләпләренә җайлашкан. Бүген исә безнең кыю егет һәм хәтта кызларыбыз бу төр уеннарны бик теләп уйный, ә аларны тиешле кагыйдәләр белән гадел хөкемдарлар күзәтә.
Туп уенының иң күңеллесе 22 августта Норлат минифутбол мәйданында «АделиКО» кубогына үткәрелде, ә турнирның баш хөкемдары һәм оештыручысы Адель Әфләтунов.
- Турнирның исеме кинәт кенә туды дисәң дә була...Адель һәм команда. («АделиКО») Бик килешле исем, - дип елмаеп сөйләде оештыручы.
Барлыгы бу көнне 13 команда көч сынашты. Бу Казан, Яшел Үзән һәм хәтта күрше республикадан Волжск командасы да бар иде. Күршеләребез турнирда мактаулы II урынны яуладылар.
- Минемчә, бүген бик яхшы уен булды һәм безнең команда үзен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алды, мәйдан бик уңай һәм көндәшләр дә көчле, - дип уртаклашты «Волжане» командасы уенчысы Артем. Әйтергә кирәк, Артем турнирның иң яхшы һөҗүмчесе исеменә лаек булды.
Ә мәйдан, чыннан да, сурәттәге кебек. 2014 елда Президент программасы буенча норлатлылар өчен төзелгән бу футбол мәйданы турында без күп тапкырлар яздык. Күргәнебезчә, рәхмәт сүзләре әледән-әле килеп кенә тора.

Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев