Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Заяга узмаган гомер

Гомерләренең көзенә аяк баскан, 80 яшен тутыручы кеше нишли? Әлбәттә, яши. Яши һәм узган тормыш юлына анализ ясый. Кемдер, «эх, кире кайтарып булса!» - дип, үкенечле уйларга чумса, икенчеләре, картлыкны, вөҗданы газапламаганга, күтәренке күңел белән каршылый.

Мамадыш-Әкилдә гомер итүче данлыклы шәхес Тәлгать Гыйниятуллин шундыйлардан. Чөнки аның тормыш юлы, утыз елдан артык күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгәндә кылган яхшылыклары өчен авыл халкының йөрәгеннән чыккан рәхмәте белән түшәлгән. Артта сөйрәлеп баручы хуҗалыкны беренчеләр рәтенә генә чыгарып калмый ул, шунда хезмәт итүче һәрбер кешенең шәхси тормышын җиңеләйтү өчен дә барысын да эшли. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты төзү дисеңме, мохтаҗларга (карт-корыларга, яшьләргә) йорт җиткезү дисеңме, күпер төзү, беренчеләрдән булып авыл өйләрен зәңгәр ягулыклы итү, халыкны чишмә сулы итү һ.б., һ.б. Ә гозер белән килүчеләр күпме булгандыр? Аларның берсе дә ярдәм итмичә борып чыгарылмаган. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә юк түгел: ул күп кенә орден-медальләр кавалеры, Татарстан Югары Советы, район Советы депутаты, Татарстанның атказанган агрономы, шәһәр һәм районның мактаулы гражданы. Әмма, аның өчен иң кадерлесе яшәгән төбәк халкының тирән ихтирамыдыр.

Гөлнара Вәлиева.

Язманың тулырак вариантын газетаның 62нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев