Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Засыпкин гаиләсен Рөстәм Миңнеханов кабул итте

Бу атнада Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым Татарстанның үрнәк гаиләләрен Кремльдә кабул итте. Алар арасында безнең районнан да бер матур гаилә бар иде.

Засыпкиннар гаиләсен Яшел Үзәндә күпләр тату, үрнәк, зыялы гаилә буларак белә. 80нче еллар башыннан бирле икесе дә бер урында - Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросында инженер-конструктор булып эшли алар. Быел алтын балдак алмашканнарын 37 ел булды. Шушы гомер эчендә өч кыз дөньяга аваз салып, сылу кызлар булып үсеп җиткән, әти-әниләре хезмәт бас­кычлары буйлап югары күтәрелгән - бүлек начальнигы дәрәҗәсенә җиткәннәр. Ә иң мөһиме район халкы арасында хөрмәт казанганнар.
Галия Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев