Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Заманча әкият: таныш та, таныш түгел дә

Эльфларның ничек барлыкка килүен беләсезме? Алар ләлә чәчәге эчендәге тылсымлы серкәләрдән барлыкка киләләр икән. ... «Дюймовочка» музыкаль әкияте әнә шулай, эльфлар туудан башлана. Сүзебез Горький исемендәге мәдәният сараенда эшләп килүче үзешчән сәнгать театрлары республика конкурсы җиңүчесе «МЭТ» халык театр студиясе куйган әкият турында. Ал күлмәкле нечкә билле кыз үз юлында...

Эльфларның ничек барлыкка килүен беләсезме? Алар ләлә чәчәге эчендәге тылсымлы серкәләрдән барлыкка киләләр икән. ... «Дюймовочка»
музыкаль әкияте әнә шулай, эльфлар туудан башлана.
Сүзебез Горький исемендәге мәдәният сараенда эшләп килүче үзешчән сәнгать театрлары республика конкурсы җиңүчесе «МЭТ» халык театр студиясе куйган әкият турында.
Ал күлмәкле нечкә билле кыз үз юлында бөҗәкләрне, бакаларны да, тычканнарны һәм хәтта король Эльф гаиләсен дә очрата. Барыбызга да таныш бу әкиятне «МЭТ» студиясе заманчалаштырган һәм ул бүген тамаша кылу өчен аеруча кызыклы. Әкиятне данлыклы «Орфей» студиясе - бию номерлары, мастер-декоратор Анатолий Егоров матур декорацияләр белән бизәгән. Тамашадан соң «МЭТ»ның яшь артистлары теләгән кеше белән фотога да төшә.
Мәктәп укучыларның каникулы алдыннан сәхнәгә чыгаралачак бу тамаша балалар өчен менә дигән бүләк.
Гөлназ Ямбушева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X