Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юрий Камалтынов: " Татарстанда барлык сайлау участокларына "Бердәм Россия"дән күзәтүчеләр куелды"

Сайлаулар гамәлдәге законнар кысасында үтүе безгә бик мөһим дип белдерде ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе.

Татарстанда барлык сайлау участокларында "Бердәм Россия" партиясе күзәтүчеләре эшли. Бу турыда бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгендә ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" партиясе фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов.
"Без финишка чыктык һәм сайлау участокларындагы хәлне зур игътибар белән күзәтеп барабыз", - ди Юрий Камалтынов. Ул муниципаль сайлауларда 6 мең кандидатның "Бердәм Россия" партиясеннән баруын искә төшерде.
Сайлаулар гамәлдәге законнар кысасында үтүе безнең өчен бик мөһим. Шул максат белән 2802 сайлау участогына партия күзәтүчеләр җибәрде. Моннан кала, ТР Президентлыгына безнең кандидат шулай ук барлык сайлау участокларына күзәтүчеләр җибәрде. "Без тавыш бирү барышын күзәтеп торабыз", - диде Юрий Камалтынов. Анын сүзләренә караганда, хәзерге вакытта тавыш биру барышында проблемалар юк. "Мин ышанам: безнең күзәтүчеләр барысына да түзәр, чөнки сайлау участокларының ачылышыннан алып ябылышына һәм тавышларны санаганчыга кадәр эшләргә кирәк. Әмма алар актив тормыш позициясенә торучы чын партия әгъзалары. Һәм бөтен мәгълүматны безгә җиткерерләр дип уйлыйм. Сайлау тыныч һәм оешкан төстә бара", - дип белдерде Юрий Камалтынов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев