Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юрий Камалтынов: Халык сайлауларда бердәмлек күрсәтте

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан парламентында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов 13 сентябрьдәге сайлаулар көненә Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең махсус Мәгълүмат үзәге оештырылуын уңай бәяләде.

Иртәнге сәгать 7дән алып, кичке сәгать 10га кадәр биредә сайлауларның беренчел нәтиҗәләре турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләре һәм Татарстанда сайлаулар барышы хакында танылган сәясәтчеләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар үткәрү каралган иде.

Бөтен сөйләшүләр турыдан-туры он-лайн режимда Интернетта трансляцияләнде.

- 13 сентябрьдә бөтен мәгълүмат чараларында Татарстандагы сайлаулар барышы беренче урыннарны биләде. Көн дәвамында халыкның сайлау участокларыннан өзелмәве куандырды. Сәгать көндезге 2ләрдән соң "икенче дулкын" агыла башлады. Сайлаулар көнендә шәһәр-районнарда төрле мәдәни чаралар үткәрелүе дә яхшы булды, Татарстанда чын бәйрәмчә рух хөкем сөрде. Безнең өчен быелгы сайлауларда иң куанычлысы - сайлау участокларында закон бозу, тәртип бозу кебек очраклар теркәлмәде. Сайлауларның нәтиҗәләре бюллетеньнәр саналгач билгеле булачак. Ләкин иң мөһиме - без бөтенебез тырышкан төп бурычыбыз акланды - халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте, - диде Юрий Камалтынов журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев