Узган төндә һава температурасы түбән урыннарда -24 градуска кадәр җитте. Көндез Татарстанда 1-6 градус салкын булачак. Татарстанның төньяк районнарында - иң җылысы, төньяк-көнчыгышта иң салкыны булачак.
Казанда бүген аязучан болытлы һава торышы саклана. Көндез 3-5 градус салкын булачак.
7 мартка каршы төндә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз гына кар явачак. Кайбер районнарда томан төшә. Һава температурасы 7-12, аязган вакытта 13-18 градуска кадәр салкын. Юлларда бозлавык саклана.
Нет комментариев