Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юл төзүче Марсель Шиһаповны котлыйбыз

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң М7 "Идел" автомобиль юлының 957 км - 970 км участогын тантаналы ачуда катнашты. Чарада шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, подряд оешма җитәкчеләре дә бар...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң М7 "Идел" автомобиль юлының 957 км - 970 км участогын тантаналы ачуда катнашты. Чарада шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, подряд оешма җитәкчеләре дә бар иде.

Татарстан Президенты автоюл участогын ачу тантанасында чыгыш ясап, федераль М7 трассасы республика өчен зур әһәмияткә ия икәнен билгеләп үтте. "Бу трасса һәм аның торышы республиканың икътисади потенциалы үсешенә йогынты ясый. Бездә Кама кластерын үстерү буенча планнар зурдан. Алдагы 6-7 елда биредә җитештерелгән продукция күләме өч тапкыр артырга - 2 трлн сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу, әлбәттә, транспорт инфраструктурасын җитди әзерләүне таләп итә, шул исәптән автомобиль транспорты өчен дә. Алда безне футбол буенча дөнья чемпионаты, 2019 елда WorldSkills көтә. Дөнья чемпионатына кадәр М7 трассасын беренче категорияле юл итәргә теләр идек", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты автомобиль юлын реконструкцияләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Росавтодор җитәкчесе Роман Старовойт, тантанада чыгыш ясап, юлчыларны узган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм: "Бүгенге вакыйганың контрактта каралган вакыттан алдарак узуы аеруча күңелле - без биредә киләсе елның февраль аенда җыелырга тиеш идек. Бу, һичшиксез, төзүчеләрнең казанышы. Бу эшләрне югары сыйфат һәм югары тизлек белән башкарган республика компаниясе Татарстан чикләрен узып, федераль трассаларда һәм башка төбәкләрдә дә эшли. Бу аларның сыйфаты һәм югары професиональлеге хакында сөйли", дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов белән Роман Старовойт иң яхшы төзүчеләргә Татарстан Президенты һәм Федераль юл агентлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Ә Олы Ачасырда туып үскән юл төзүче, әлеге оешманың прорабы Марсель Шиһаповка Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" исемен бирде. Якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев