Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юл иминлегенә багышланган флэш-моб

4 майдан 10 майга кадәр ООН инициативасы белән юлларда балалар иминлегенә багышланган өченче глобаль юл хәрәкәте иминлеге атналыгы уздырыла.

Атналык киң җәмәгатьчелекнең игътибарын балаларны юлларда яклауга юнәлтүне максат итеп куя.

Аның кысасында "Балалар гомерен саклагыз" социаль кампания була. Яшел Үзәндә бүген 16 сәгатьтән алып 16 сәгать 30 минутка кадәр Горький исемендәге мәдәният сарае каршында "Будь ярким! Стань заметным"" флэш-моб була. Анда мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнаша. Аларның киемендәге төп атрибут яктылык биреп торучы элементлар булып тора.

Фәнни тикшеренүләргә караганда, киемдә яктылык биреп торучы элементлар куллану караңгыда җәяүлеләр катнашындагы ДТПларны алты тапкыр киметә. Шуңа күрә бу акция дә игътибарны караңгы вакытта җәяүлеләргә яктылык бирүче элементлар йөртүгә юнәлтә.

Болардан тыш, бу елның 1 июленнән җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы чорында шундый элементлы киемнәрдә йөрүне бурыч итеп куйган юл хәрәкәте кагыйдәсенң үзгәрешләр кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев