Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Югары белем аласым килә, миңа кая барырга?

– Минем улым быел урта мәктәпне тәмамлый һәм киләчәктә эчке эшләр органнарында эшләргә тели. Россия Эчке эшләр министрлыгының уку йортларына керү өчен нинди шартлар һәм имтиханнар таләп ителүе турында сөйли алмассызмы икән? И.Закиров.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенең шәхси состав белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Фидан Миндебаев безгә сөйләвенчә, мәктәпне тәмамлаучыларга быел Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына, Мәскәү һәм Санкт-Петербург университетларына, Волгоград һәм Нижегородск академияләренә керү мөмкинлеге бар. 
Абитуриентларның урта гомуми (тулы) һөнәри белеме булуы, эчке эшләр органнарында эшли алырлык физик әзерлеге, сәламәтлегенең туры килүе кирәк. 
Көндезге формада укуга кергәндә БДИ һәм рус теле, тарих һәм җәмәгать белеме буенча өстәмә имтиханнар нәтиҗәләре исәпкә алына. Институт физик әзерлек буенча өстәмә имтихан да үткәрә. 
Институтта укып чыгучылар «юрист» квалификация се һәм дәүләт үрнәгендәге диплом алып чыгалар. Көндезге бүлектә укып чыгучыларга «полиция лейтенанты» дигән махсус исем бирелә һәм контракт нигезендә эчке эшләр органнарында эш белән тәэмин ителә. 
Көндезге бүлектә укучы курсантлар 12000 сум күләмендә стипендия ала һәм форма белән тәэмин ителә, укыганда хәрби хезмәткә барудан кичектерелеп торыла. 
Уку йортларына керү-кермәү турында тулырак мәгълүматны Заикин урамының 1нче йортында урнашкан Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә алырга була. Гаризалар агымдагы елның 1 мартына кадәр бирелә, белешмәләр өчен телефоннар: 8(84371)4-33-08, 4-33-26. 

Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: высшее образование