Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йолдызлар тормышыннан

Бу язда татар эстрадасының популяр җырчысы, автор-башкаручы Чәчкә ябыгу белән ныклап шөгыльләнә башлады. Тырышуларының нәтиҗәсе - җырчы 10 кило ташлаган! Ябыгу серләрен Чәчкәнең үзеннән сорарга булдык.

- Бу теманы матбугат чаралары күп тапкыр күтәрде, барысы да бик нык кызыксына. Ул вакытта бер ай эчендә 7 килога ябыккан идем. Сере бик гади - яшелчә, җиләк-җимеш, яшел салатлар ашыйм. Спортка, кызганычка, вакыт калмый, шулай да ара-тирә йөгерергә чыккалыйм. Әлбәттә, ябыккач рәхәт, үземне бөтенләй башка төрле хис итәм, иң мөһиме - артык авырлыкны яңадан җыймаска, - дип сөйләде Чәчкә. Җырчы җәйгә планнары белән дә уртаклашты. «Июнь ае Сабантуйлар белән узып китә, июльдә яңа концерт сезонына әзерлек башлана, август­та исә мәҗлесләр чоры. Шулай ук клип төшерергә дә исәп бар. Нинди җырга икәне әлегә сер. Җәй көне эш күп, шуңа күрә чит илгә сәяхәткә барырга вакыт юк. Диңгезгә гыйнварда барырбыз дип уйлыйм. 5 июльдә Туган ягым Мөслим районы Баланлы авылында гомер итүче әтиемнең юбилее була. Шунда кайтырбыз дип торам, - диде җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә.

Язманың тулырак вариантын газетаның 46нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев