Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әйләнә сәхнә, әйләнә, кала еллар сибелеп

Шырданлыларның даны еракка киткән. Дөресен әйтим: бик чая халык - үзенекен бирми, кешенекенә тими, сүз әйттерми, эшкә батыр, сүзгә оста. Бер тапкыр язган да идем инде: сусыз юып, җилсез киптерә торганнар кавемнән болар. Өстәвенә, җырга-биюгә дә үтә дә осталар.

Кече Шырдан авылы клубында чыгыш ясагач, Олы Шырдан мәдәният йортының фольклор коллективына авыл халкы берсен берсе бүлә-бүлә соклануын белдерде, рәхмәт әйтте. Казаннан кайткан мәртәбәле кунак Рушания Хөснетдинова исә: «Сезнең бу чыгышыгыз­да чын профессиональ режиссер кулы сизелә. Мин мондый чыгышларны күп күрәм, дөресен генә әйткәндә, болай уңышлы эшләүче коллективлар сирәк», - диде.

Дөрестән дә, шулай булып чык­ты: Олы Шырдан мәдәният йортының фольклор ансамбле белән әлеге оешманың мөдире Наҗия Хәсәнова җитәкчелек итә. Ә һөнәре буенча режиссер икән ул.
13 ел авыл Советы рәисе булып эшләгән Наҗиянең тиктомалдан гына Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга керүен аңлап та булмый кебек: дәүләт хезмәтеннән китәләр димени?! Әмма бөтен күңеле, йөрәге белән сизә иде Наҗия: бу - аның урыны түгел. Аның стихиясе - сәхнә, тормышы мәдәни дулкынга көйләнгән.

Гүзәл Минһаҗева

Язманың тулы вариантын газетабызның 22нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев