Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәйкәл – бәйрәмгә бүләк

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Әзерлек эшләре инде күптәннән бара.

Олы Шырдан авыл җирлеге дә, бәйрәмне лаеклы каршы алу өчен күп көч түгә. Быел Җиңү бәйрәмен Кече Шырдан халкы яңа һәйкәл янында каршы алырга әзерләнә. Әйе, Кече Шырданда да яу кырында ятып калган авылдашлары истәлегенә яңа һәйкәл салыначак.

Проекттан күренгәнчә, бик матур булырга охшап тора. Гранит белән тышланган бу һәйкәл 360 мең сумга төшә. Ә аны шушы авылда туып үскән, эшмәкәр ханым Асия Гобәйдуллина ярдәме белән ясаячаклар. Әйе, менә шундый кыйммәтле бүләк ясый ул авылдашларына. Тиздән карлар эреп, юллар ачылачак. Димәк, эшкә керешер чак җитә. Чөнки вакыт ашыктыра, бәйрәмгә санаулы көннәр генә калып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X