Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җылы, явымсыз атна көтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәргә фаразлары белән уртаклашты. Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстан халкын аязучан болытлы, явым-төшемсез көн көтә. Бүген төньяктан талгын җил исә. Көндезге һава температурасы 16-21 градус җылы булачак. Республиканың төньяк-көнбатыш районнарында иң җылысы (21 градус), ә төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш төбәкләрдә салкынча (16-19) булачак. Казанда...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәргә фаразлары белән уртаклашты. Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстан халкын аязучан болытлы, явым-төшемсез көн көтә.

Бүген төньяктан талгын җил исә. Көндезге һава температурасы 16-21 градус җылы булачак. Республиканың төньяк-көнбатыш районнарында иң җылысы (21 градус), ә төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш төбәкләрдә салкынча (16-19) булачак.


Казанда явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 21 градус җылы булыр, дип фаразлана.

15 сентябрьгә каршы төндә республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы 5-10 градуска кадәр түбән төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X