Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язларына охшаган

   Гомер юлы … Ничек үтәбез ,ничек сүтәбез гомер йомгагын ? Һәркемнең үз юлы , үз  сукмагы , үз кагыйдәсе. Ярый ла юллар туры , сикәлтәсез булса . Ә язмыш  һәрберебезне сыный ...  Матди байлык белән рухи байлык көрәшкәндә ничек кешелек  сыйфатларын саклап калырга ? Тормышның матурлыгын , аның кешеләрен , ...

   Гомер юлы … Ничек үтәбез ,ничек сүтәбез гомер йомгагын ? Һәркемнең үз юлы , үз 

сукмагы , үз кагыйдәсе. Ярый ла юллар туры , сикәлтәсез булса . Ә язмыш 

һәрберебезне сыный ...  Матди байлык белән рухи байлык көрәшкәндә ничек кешелек 

сыйфатларын саклап калырга ? Тормышның матурлыгын , аның кешеләрен , хәтта үз 

- үзләрен күрмичә яшәүчеләр дә артты дөньяда. Кая ашкыналар икән ? Ә менә шулар 

арасында салават күпередәй аллы - гөлле матур телле, болын чәчәкләредәй матур 

күңелле булып калучылар да бар. Шуларның берсе -  Осиново бистәсендә яшәүче 

Вәлиуллина Нәкыя Кадыйровна.Тормыш иптәше Ринат , кызы Лилия , кияве Марс һәм 

онык , оныкчыгы белән үз йортларында яшиләр. Йортлары бистәдә аерылып тора. 

Бакчасы шау чәчәккә күмелгән. Соңгы көзгә кадәр елмаючы алсу алмалар , җиләк - 

җимеш һ.б. хуҗабикәнең хезмәт җимешләре . Күршеләре белән дә яхшы мөгаләмәдә , 

кайгыларын уртаклашып , шатлыкларын бүлешеп яшиләр .

   Нәкыя ханымның  хезмәт юлы бистәдәге В.В.Карпов исемендәге лицейга барып 

тоташа . Бу бина , хуҗасы Нәкыя Кадыйровна кебек , ерактан ук яктылык , чисталык 

бөркеп тора . Нәкыя ханым озак еллар хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары 

булып эшли . Ходай аңа оештыру сәләтен дә , һәр эшне җиренә җиткереп эшләүне дә 

өеп -өеп биргән.Нәкыя Кадыйровна лицейны һәр уку елына яңа мәктәптәй итеп әзерли.  Көнне - төнгә ялгап хезмәт куя .

    Әйе , күпме күбәләкле җәйләр , кызыл алкалы көзләр , ефәктәй ак кышлар , ярсу 

гөрләвекле, сыерчык буранлы серле язлар аша үткән аның гомер юллары . Ә ул 

язларына шуның охшаган. Ярларыннан чыгып ярсыган кешене ефәк җилдәй 

тынычландыра , кайгылы кешегә гөрләвекләр кебек ярдәмгә ашкына , җаннары 

туңганнарны яз сулышы белән җылыта .Кешедә битарафлык күрсә , я сизсә, 

иңнәренә җылы кулын салып,  кояш кебек " көләргә " , болыт кебек "еларга " киңәш 

бирә . Чыннан да шулай,  битараф кеше кайгылы кешедән дә бәхетсезрәк бит . Ә ул 

бәхетле булырга өнди .

    Яшәү шартлары , тормыш кануннары үзгәреп тора , ә Нәкыябез һаман да олы 

йөрәкле , горур,  бәйсез  булып кала белә . Аның изгелекләре язгы кар сулары шикелле 

ярларыннан ташып агалар . Ул болытлы кара төнгә , җиләкле аланнарга , күктә очкан 

кошларга , буранлы , давыллы кышларга - дөньяга гашыйк .Аның эчке рухи дөньясы 

дәрьяларга тиң . Нәкыя ханым әңгәмәдәшен тын алмый тыңлый белә . Олылар һәм 

кечеләр белән үзенә генә хас булган фирүзә ,зөбәрҗәт асылташлардай матур сүзләр 

белән генә аралаша .Шаккатырлык !  Каян ала ул сүзләрне ?! Әйе , аның яктылык 

нурлары җанында гына түгел , ә шулай ук телендә , сөйләмендә , күзләрендә , кылган 

эшләрендә дә .  Нәкыя Кадыйровнаның йөрәк капкачы һәрчак ачык , күпме 

кешеләрнең серен сыйдырган ул. 

Осиново бистәсендә яшәүче Нәкыя Вәлиуллина турында Тәнзилә Сәйфуллинаның язмасының тулы вариантын "Яшел Үзән" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X