Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язгы кыр эшләренә әзерлек өметләндерә

Көзге уҗым кышкы суыкларга бирешмичә әйбәт сакланды! Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншинның дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында әйткән иң мөһим яңалыгы дип әйтергә ярый моны. Хуҗалыклар барлыгы 7464 гектар мәйданда көзен чәчкән ашлык басуларын белгечләр даими тикшереп торган. Аллаһка шөкер, игенчеләребезнең хезмәте кышын юкка чыкмады. Инде менә...

Көзге уҗым кышкы суыкларга бирешмичә әйбәт сакланды! Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншинның дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында әйткән иң мөһим яңалыгы дип әйтергә ярый моны.
Хуҗалыклар барлыгы 7464 гектар мәйданда көзен чәчкән ашлык басуларын белгечләр даими тикшереп торган. Аллаһка шөкер, игенчеләребезнең хезмәте кышын юкка чыкмады. Инде менә язгы чәчү вакыты да якынлаша. Быел җәмгысы 34017 гектар җирдә бөртекле культуралар чәчү билгеләнгән. Аерым алганда, ашлык - 13900 гектарда, терлек азыгы - 15457 гектарда, техник культуралар 4654 гектарда чәчеләчәк. Моның өчен кирәк булган 1843 тонна бөртеклеләр орлыгының 1793 тоннасы (97%) хуҗалыкларның амбарларында әзерләп куелган инде.
Җитәкче әйтүенчә, район хуҗалык­ларына, язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгар өчен, 213 миллион сум күләмендә финанс чыгымнары кирәк булачак. Шуның 76,7 млн. сумы - минераль ашламалар, 39,1 млн. сумы - запчасть, 34,4 млн. сумы - ягулык-майлау материаллары, 62 млн. сумы кукуруз орлыгы һәм башка төрле орлык алырга тотылачак. Әйтергә кирәк, минераль ашламалар алу өчен дәүләт 27 млн. сум акчалата ярдәм күрсәтте. Хуҗалыкларга 1 гектар җиргә 26,9 кг исәбеннән ашлама кайтартылды инде. Шулай ук, ташламалы бәядә (29,2 мең сум/тн) дизель ягулыгы да кайтартыла башлады. Ул районга барлыгы 1014 тонна күләмендә биреләчәк.
Хуҗалыклар быел күпьеллык үлән чәчү мәйданнарын киңәйтергә ниятли. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге мал азыгы сөт җитештерүче терлекчелек тармагының ныклы нигезе булып тора.
Белгечләребез район хуҗалыкларындагы эшләрне даими тикшереп тора. Быелгы язгы кыр эшләрен тиешенчә алып бару һәм аларны вакытында төгәлләр өчен мөмкинлекләребез җитәрлек, дип белдерде Таһир Җиһаншин.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X