Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ятимнәр арта бара

Бөек Ватан сугышыннан соң, төгәлрәге, 1945 елда Россиядә 678 мең ятим бала булса, хәзерге вакытта аларның саны 700 меңнән артып китә. Ятимлекнең сәбәбен белгечләр биш төргә бүлә. Шулай да, ятим дигәндә, иң беренче чиратта, әти-әнисе вафат яисә һәлак булган сабыйлар күз алдына килеп баса. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең дә нарасые...

Бөек Ватан сугышыннан соң, төгәлрәге, 1945 елда Россиядә 678 мең ятим бала булса, хәзерге вакытта аларның саны 700 меңнән артып китә.
Ятимлекнең сәбәбен белгечләр биш төргә бүлә. Шулай да, ятим дигәндә, иң беренче чиратта, әти-әнисе вафат яисә һәлак булган сабыйлар күз алдына килеп баса. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең дә нарасые ятим бу дөньяда. Сабыен бала тудыру йортында калдырып чыгучы әниләрнең дә баласы ятимнәр санын арттыра. Суд карары нигезендә кайбер әти-әнигә баласы белән аралашуны чиклиләр. Тагын бер төркем ятим бар: аларның әти-әнисе билгесез шартларда юкка чыга.
- Соңгы өч елда Яшел Үзән муниципаль районда 215 ятим ачыкланды, - дип сөйли башкарма комитетның опека һәм попечительство бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова. - 2011 елда - 83, 2012 елда - 66, ә 2013 елда шулай ук 66. Әти-әнисе исән булып та, ятим калган балаларның артуы аеруча кызганыч. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең 44 баласы ятимнәр санының артуына сәбәп. Ә инде 11 бала - тома ятим. 4 баладан әти-әнисе баш тартса, 4 нарасыйны ташлап калдырганнар. 3 бала суд карары буенча әти-әнисе белән аралашудан мәхрүм.
Әлбәттә, дәүләт ятимнәрне ташламый. Ятим калган сабыйларны гаиләләр уллыкка яисә кызлыкка алалар, кайсыберләренә опека билгеләнә, өченчеләре тәрбияләү өчен гаиләләргә бирелә. Бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда 681 ятимлеккә дучар булган бала кайгыртучан кешеләрнең җылы канаты астында яши, шуларның 393сенә опека билгеләнде, 103е уллыкка алынды, 58е - гаиләләрдә тәрбиядә. Саннардан күренгәнчә, ятимнәрне опекага алучылар күп. Гадәттә, якын туганнары, әбисе-бабасы опекага ала ятимне. Туганнары янында ятимнәр, балалар йортларында тәрбия­ләнүчеләрдән аермалы буларак, ятимлек ачысын сизми, белми. Ә бит балалар йортларында тәрбияләнүчеләр дә шактый. Норлат балалар йортында - 36 бала тәрбияләнсә, Яшел Үзәндә - 35.
15 май көнне Норлат балалар йорты базасында тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең беренче форумы узды. Районның төрле авылларыннан, шәһәрдән килгән гаиләләр балаларга тәрбия бирү серләре турында сөйләштеләр, үзара фикер алыштылар, киңәш-табыш иттеләр.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев