Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ятим карчыкларны кем рәнҗетә?

Исәнмесез, кадерле редакция! Минем сезгә бер үтенечем бар. Шушы елның гыйнвар аенда капкадан авылдашыбызның малае килеп керде дә, «хатыным роддомга керде, 2 мең сум акча биреп торгыз әле!» -дип, акча алып чыгып китте. Ай ахырында китереп бирергә ышандырды. Шул көннән бирле без бу кешене күргәнебез юк.

Мин авылда апам Рәшидә белән генә яшим, тормышта түгелбез, гомер буе тәртипле яшәргә тырыштык, Аллаһка шөкер. Әтиебез сугышта катнашкан кеше, Суслонгерда булуы гына ни тора, шуны искә алучы юк. Рәшидә апама 1 февральдә 85 яшь тула. Үзем 1939 елгы. Менә шул апамның күзендә глаукома, ай саен мең сумга якын дару кирәк, әле авырулары ул гына түгел. Без ул акчаны бик көтәбез, кайчан китереп бирер икән дип. Без бу эшне зурга җибәрергә теләмибез, шуңа күрә бу кеше авылга кайтып, акчаны китереп бирсен иде. Апага бу хәл турында әйтеп тә тормадым, чөнки борчыла башлый. Кемгәдер бу 2 мең сум акча бик аз тоеладыр, ә без, әбиләргә, бик зур сумма ул. Әле бит безне җирләргә дә кирәк.
Арка җылытырга иребез юк, көтеп алырлык - балаларыбыз. Ярый әле күршеләребез бар безнең зарны тыңларга!
Бу япь-яшь ир ятим карчыкларны шулай мыскыл итәргә тиешме?
Гөлфирә Маннапова.
Зур Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X