Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмерләр клубына урланган машиналар кайтарылды

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре "Метеор" яшүсмерләр клубына бер ай элек урланган мөлкәтне кайтарып бирде.

Агымдагы елның 1 ноябрь төнендә билгесез кеше тәрәзә рәшәткәсенең биген ватып Кече Кызыл урамында урнашкан учреждение бинасына керә. Яшүсмерләр клубыннан республика программасы буенча бирелгән радио белән идарә итә торган машиналар урлана. "Форточкасы" китергән зыян суммасы - 140 мең, мөлкәтне бозган өчен 16 мең сумны тәшкил итә. Каракны "кайнар эзләр" буенча тоткарлау мөмкин булмаса да, оперативниклар элек хөкемдә булган ирне шик астына ала. 37 яшьлек карак ир наркотиклар белән дә кәсеп иткән. Тоткарлану белән аңарда урланган әйберләр дә табыла. Яшүсмерләр клубы вәкилләренә урланган машиналарны тантаналы төстә кайтарып бирелде.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев