Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшәргә икән, яшәргә!

Соңгы вакытта Олы Ачасыр халкы бик актив яши.

Моңа авылда «Зөбәрҗәт» ансамбле оешу да сәбәпче булгандыр, мөгаен. Гомере буе авыр хезмәттән башканы күрмәгән бу ханымнар авылга да, үзләре тормышына да яңа сулыш өрде.
Яшисең икән, аны менә шулай, башкалар да синнән көнләшеп, үрнәк алып яшәрлек булсын икән ул! Әнә «Зөбәрҗәт»леләр җир җимертеп эшли дә, мал-туа­рын да асрый, бакчасын тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен дә үстерә. Мәдәният йорты мөдире Фәния ханым Зыятдинова: «Әйдәгез әле бәйрәм уздырыйк», - дигәч тә кырык эшне кырык якка ташлап, репетиция­гә йөгерәләр. Әле менә бөтен авыл халкы икенче икмәк - бәрәңгене алып бетергәч, бик тә үзенчәлек­ле - «Ах, тәмле бәрәңге» исемле бик матур кичә уздырдылар. Фәния апа бу бәйрәмне уздыру турында күптән хыялланып йөргән икән. Быел бакчасында килога якын зурлыкта бәрәңге алу, бу идеясен тормышка ашырырга этәргеч ясаган ахрысы. Кичәгә авыл халкы, күрше авыл мәдәният йорты директорлары, Норлат зонасы мәдәният йорты мөдирләре җитәкчесе Наил Харунов килгән иде. Монда без яратып һәм тормышыбызны аннан башка күз алдына да китермәгән бәрәңге хакында бик күп мәгълүмат җиткерелде. Бәйрәмдә катнашучылар бәрәңге чүпләп арымаган булган икән әле, ни өчен дигәндә төрле уеннарда дөньяларын онытып катнаштылар. Ул күз бәйләп бәрәңге җыю гына да үзе ни тора! Олы Ачасырның уңган ханымнарына күрмичә дә бәрәңге җыю берни түгел икән. Ә «Иң зур бәрәңге» бәйгесендә Гөлнур Адиева җиңеп чыкты, ул алып килгән бәрәңге 900 граммга якын иде.
Бәйрәм мул табын артында, җырлап-биеп, күңел ачып дәвам итте. Бер бәрәңгедән генә дә күпме төрле ризык әзерләргә мөмкин икән бит! Аш-суга хирыс татар ханымнарына пешерергә әйт кенә инде!
Алия Гаязова
Тулырак - газетаның 71нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X