Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый

"Наркотиксыз тормыш" акциясе кысасында Горький исемендәге мәдәният сараенда наркотикларга каршы "Без яшәү яклы!" масштаблы чара булды. -Начар гадәтләргә каршы көрәшү - бик катлаулы мәсьәлә, - диде Яшел Үзән наркоконтроль бүлеге оперуполномоченные Светлана Крылова. - Шуңа күрә аны халыкның һәр категориясе белән аерым уздырырга кирәк. Бу юлы наркотикларга каршы агитбригадаларның смотр-конкурсы...

"Наркотиксыз тормыш" акциясе кысасында Горький исемендәге мәдәният сараенда наркотикларга каршы "Без яшәү яклы!" масштаблы чара булды.

-Начар гадәтләргә каршы көрәшү - бик катлаулы мәсьәлә, - диде Яшел Үзән наркоконтроль бүлеге оперуполномоченные Светлана Крылова. - Шуңа күрә аны халыкның һәр категориясе белән аерым уздырырга кирәк. Бу юлы наркотикларга каршы агитбригадаларның смотр-конкурсы буларак уздырылды. Мәктәп укучылары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чыгышлар әзерләп килгән иде, җырлар җырланды, шуңа күрә моңа күп кеше кызыксынып үзләре дә килеп кушылды.

Бу чарада ата-аналар да, педагоглар да, студентлар һәм хәтта оныклары белән килгән әбиләр дә катнашкан. Һәр кеше үзенә кирәкле мәгълүматны ала алган. Мәгариф, сәламәтлек саклау, наркоконтроль һәм "Бердәм Россия" партиясе бүлеге вәкилләреннән торган вәкаләтле жюрига җиңүчене билгеләү җиңел булмаган.

-Бик озак киңәшкәннән соң бу чарага йомгак ясалды, - дип сүзен дәвам итә С.Крылова. - Анда 9нчы лицей тулы хокук белән җиңеп чыкты. Икенче урын 1нче мәктәпкә, ә өченчесе 15нче мәктәпкә бирелде. Җиңгән командалар истәлекле дипломнар һәм шәһәрнең спорт объектларына билетлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев