Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьлек була – бер генә

Илем горурланып сөйләрлек батыр улларның берсе - ул минем әтием - Яруллин Миңнулла Ярулла улы.

Әтием 1942 елның 29 сентябрендә, 18 яшендә сугышка китә. Аларны Ленинград шәһәренең бер «морской» частька китерәләр.
- Сугыш юлы Ладога күле аша үтте, - дип сөйли әтием. - Боз өстеннән чыга башладык. Боз ярылган, өстендә - су, билгә кадәр чыландык, юеш киемнәр боз булып катты. Бик күп михнәтләр күреп, 30 километрдан артык юл үттек. Олырак­лар бу хәлгә түзә алмады, туңып, өшеп үлделәр. Өстән, як-яктан немецлар ут яудыра. Ладога күлен ерып чыккач, землянкага урнаштык. Шулай итеп, 23нче дивизия штабында элемтәче булып, сугыш хезмәтен үти башладым. Куркыныч вакытлар бик күп булды. Немецларның «Мессершмидт» дигән самолетлары бик түбән очалар, бомба яудыралар. Бүген йә исән калам, йә үләм дигән уй беркай­чан да баштан чыкмады, - дип искә ала ул.

Дания Закирова,
Акъегет урта мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы

Язманың тулырак вариантын газетаның 32нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев