Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшенле яңгырлар килә

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 30 июльдә, республиканың күпчелек районнарында яшен булу һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 21 секундка җитеп көчәюе ихтимал.

Бүген аязучан болытлы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 29 градуска кадәр җылыта.

Яңгыр явуы фаразланыла, 24-27 градус җылы булачак.

Яңгыр һәм яшен 31 июльгә каршы төндә дә булырга мөмкин. Һава температурасы 14-19 градус җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев