Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшелчә, җиләк-җимешкә караганда, 4 тапкыр файдалырак

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы рекомендацияләре буенча, организмын клетчатка, минерал һәм башка файдалы матдәләр белән тәэмин итү өчен, өлкән кеше көненә 5 порция, ягъни 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга тиеш. Бу якынча биш куш уч, исеме дә шуннан алынган.

Лондон университеты колледжы белгечләре тагын да алга китте. Алар кешегә 5 түгел, ә бәлки, 10 порция ашарга кирәк, дип саный. Алар шулай ук яшелчәләрнең җиләк-җимешкә караганда 4 тапкыр файдалырак булуын күрсәтә.
Белгечләр яшелчә һәм җиләк-җимеш кешенең иртә үлемен кисәтә, дип бара. 12 ел дәвамында көн саен 7 порция ашаган кешеләрнең 42 проценты теләсә нинди сәбәптән сирәгрәк үлгән. Галимнәр шулай ук катырылган һәм консервланган җиләк-җимеш һәм яшелчәнең үлем очрагын 17 процентка арттыруын, ә җиләк-җимеш согының бернинди өстенлеге юклыгын ачкан.

Рәис Фәсахов,
Васильево дәваханәсенең баш табибы

Язманың тулырак вариантын газетаның 46нчы саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев