Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең полиция бүлеге хәбәр итә

Эчке эшләр бүлегендә 32 җинаять теркәлгән. Шуларның 23е - шәһәрдә, 9ы районда булган. 18 җинаять ачылган, 13е - «кайнар эздән». 23 урлау, 1 наркотик табу факты һәм 2 транспорт чарасын урлау теркәлгән.

Олы Ходяш авылыннан 45 яшьлек ир дәваханәгә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Аның кабыргалары сынып күкрәгенә нык зыян килгән булган. Тикшерүләр күрсәтүенчә, аны бергә аракы эчкәннән соң ызгыш чыгып, элек хөкем ителгән 34 яшьлек ир кыйнаганлыгы ачыкланган.
Украинская урамында беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 35 яшьлек ир 60 яшьлек ирне кыйнап, аның акчасын талап алган.
Комаров урамындагы кибеттән 27 яшьлек ир бер шешә аракы урлап тотылган.
Столичная урамының "Мәктәп тукталышында 21 яшьлек егетне наркотик матдә белән тоткарлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X