Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең даны – “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” турында (1нче өлеше)

"Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ачык акционерлык җәмгыяте Россия корабль төзелеше традицияләрен үстерә Техник флот судноларын ремонтлау өчен 1895 елда нигез салынган зур булмаган Паратск остаханәләреннән эре күп профильле предприятие булып үсеп чыкты. Тарихның төрле вакытларында торгынлык һәм үсеш чорларын кичергән предприятие елдан-ел производство куәтен арттыра бара һәм аның стапельләреннән...

"Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ачык акционерлык җәмгыяте Россия корабль төзелеше традицияләрен үстерә

Техник флот судноларын ремонтлау өчен 1895 елда нигез салынган зур булмаган Паратск остаханәләреннән эре күп профильле предприятие булып үсеп чыкты. Тарихның төрле вакытларында торгынлык һәм үсеш чорларын кичергән предприятие елдан-ел производство куәтен арттыра бара һәм аның стапельләреннән "Альбатрос", "Ягуар", "Сокол", "Сивуч" проектлы данлыклы хәрби кораблар, дөньяда тиңе булмаган "Бора", "Самум" кораблары, дошманның су өстендәге судноларын да юкка чыгара ала, һавадагы дошманга да каршы тора алган "Гепард" проектлы сак кораблары да төшә тора.

"Татарстан" ракета корабле Каспий флотилиясе флагманына әйләнде. Берничә елдан соң аның янына "Дагыстан" ракета корабы басты. Бүгенге көндә Россия Хәрби-Диңгез флоты өчен , СТЭЛС-технологияләрдән файдаланып, "Буян М" проектындагы, модернизацияләнгән, иң яңа корал системалары куелган кораблар, махсус билгеләнештәге "Гарчонок" катерлары төзелә.

Люция Кирамова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев