Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең 85 еллыгына «От Невы до Волги» күргәзмәсе оештырыла

Яшел Үзән шәһәре үзенең 85 яшьлеген бәйрәм итәргә җыена. Гасырга якын вакыт бер яктан бик күп тоелса да, шәһәр өчен бу әле сабый гомере.

Шул «сабыйның» туган көне уңаеннан бәйгеләр, төрле чаралар инде башланды да. Аларда безнең район һәм шәһәр генә түгел, башка регионнар да теләп катнаша.
Яшел Үзән районы һәм Татарстан республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге - Кронштадт районы хакимиятләре арасындагы хезмәттәшлек килешүе кысаларында, күпьяклы бәйләнешне ныгытуга һәм регионнарның үзара файдалы эш итүләренә юнәлдерелгән төрле чаралар планлаштырыла. Шулай ук, тугандаш шәһәрләр арасындагы мәдәни бәйләнешне ныгыту максатыннан, ТРның даими вәкиллеге, Петербург һәм Кронштадтның танылган рәссамчылары катнашында «Невадан алып Иделгә чаклы» («От Невы до Волги») дип аталган художниклар күргәзмәсен оештырырга ниятли. Ул Яшел Үзән шәһәренең 85 еллыгы бәйрәменә багышланачак.
Шәһәрнең данлыклы юбилее уңаеннан, яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары игътибарына Илдус Вахитов, Роберт Мифтахетдинов, Екатерина Чиханова, Әхнаф Зиякаев, Азат Галимов, Игорь Гуляв һәм башка рәссамнарның сәнгать әсәрләре, графикалары, скульптуралары (барлыгы кырыклап хезмәт) тәкъдим ителәчәк.
Шәһәребез юбилее хөрмәтенә шундый чара оештыруны Кронштадт шәһәр хакимияте дә хуплады. Әлеге күргәзмәне уздыру өчен Яшел Үзәннең Сәнгать галереясе җитәкчелеге белән алдан килешенгән дә инде. Хәтта сәнгать әсәрләрен экспозиция уздыру урынына транспортировка чыгымнарын да күргәзмәдә катнашучылар үзләре күтәрәчәк.
Санкт-Петербург рәссамы Азат Галимов әсәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X