Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә ышаныч кәгазе кирәкми

- Хәзер машинада ышаныч кәгазеннән (доверенность) башка да йөрергә була, дип ишеттем. Бу шулаймы?

- Чынлап та, ышанычнамә кире кагылды. Закончалык буенча, руль артындагы кешедә (транспорт хуҗасы анда булмаган очракта) машинаның (прицеп булса - прицепның да) иясе булуын дәлилләүче документлар булуы мәҗбүри түгел. Полиция хезмәткәрләре дә андый кәгазьләрне таләп итә алмый. Транспорт чарасын кулланучы зат ОСАГО иминиятләштерү полисында теркәлгән булырга тиеш, һәм аны үзең белән йөртү мәҗбүри. Әгәр дә машинаны йөртүче зат полиста күрсәтелмәгән икән, ул җаваплылыкка тартыла - штраф түли (монда чикләүләрсез полис турында сүз бармый).
Башка гамәлләр башкару өчен (учетка кую, сату-алу турында килешү төзегәндә, алыштырганда, бүләк иткәндә, техник карау узганда, автомобильне штрафстоянкадан алганда һ.б.) автотранспортның хуҗасыннан кала, башка затларга, элеккечә үк ышаныч кәгазе кирәк булачак. Чик аша узарга кирәк булган очракта ышанычнамәне нотариуста раслау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X