Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә җылылык өчен түләү схемасын аңлаттылар

Март ае туу белән кулланучыларга коммуналь-торак хезмәтләреннән файдаланган өчен бердәм квитанцияләр килде һәм алардагы саннар кулланучыларда күпсанлы сораулар тудырды. Гыйнвар ае белән чагыштырганда февраль аенда җылылык өчен (җылылыкны исәпли торган приборлар куелган йортларда) аеруча күп түләргә кирәк. Яшел Үзәннең Торак департаменты җитәкчесе Олег Анисимов сүзләренә караганд, монда бернинди ялгышу юк....

Март ае туу белән кулланучыларга коммуналь-торак хезмәтләреннән файдаланган өчен бердәм квитанцияләр килде һәм алардагы саннар кулланучыларда күпсанлы сораулар тудырды. Гыйнвар ае белән чагыштырганда февраль аенда җылылык өчен (җылылыкны исәпли торган приборлар куелган йортларда) аеруча күп түләргә кирәк. Яшел Үзәннең Торак департаменты җитәкчесе Олег Анисимов сүзләренә караганд, монда бернинди ялгышу юк.
"Оператив ясалган анализлар буенча карасак, гыйнварда җылылыкны үлчәү күрсәткечләре 2013 елның 17 декабреннән 2014 елның 16 гыйнварында алынган, феврльдә - 2014 елның 17 декабреннән 2014 елның 16 февралендә. Әгәр беренче интервалда һаваның уртача температурасы 3,1 С булса, икенчесендә - 15,8. Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе шуңа ярашлы рәвештә газ өчен 10,5 млн куб. м һәм 15,1 млн куб. м кулланган",- ди Олег Анисимов.
http://militariorg.ucoz.ru/pub…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев