Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә соцпакет турында аңлату

Шушы вакытта, гадәттә көз айларына якынлашканда, соцпакет алучы гражданнар нәрсә сайларга белми аптырап кала.

Акчага әйләндермәгез, дөнья хәлен белеп булмый пакетның үзен алыгыз дип әйтүләрне күп ишетергә туры килә аларга. Әмма елдан-ел ни өчендер аны акчага алмаштыручылар кимеми.

Сайлау ясарга да вакыт аз калып килә. Әгәр дә акча урынына пакетның үзенә исәп тотсагыз 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына барып гариза язарга кирәк. Бу пакетны берәүгә дә тора салып бирмиләр. Димәк, авыру кешегә ниндидер дарулар сатып алырга кирәк дигән сүз. Авыруы көчәеп китү ихтималы, ул вакытта пакет урынына бирелүче акчаның җитмәве бар бит. Онкология, шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары, склероз, хроник һәм башка авырулар бик хәтәр. Өзлегүләр булса авыру кешеләргә бик кыйммәтле дәваланулар таләп ителәчәк. Шуңа да инде бер көн белән яшәү безнең файдага түгел.

2016 елда тулы соцпакет 930,12 сум тора. Аңа табиб билгеләве буенча дару препаратлары (716.40 сум), медицина күрсәткечләре булганда шифаханәдә дәвалану (110,83 сум), шәһәр чите һәм шәһәара тимер юл транспортында йөрү (102.89сум) кертелә.

Пенсия билгеләнгәндә соцпакет автомат рәвештә натуралата бирелә. Әгәр пенсионер аны 2016 елда акча эквивалентында алырга теләсә, гаризаны 2016 елның 1 октябренә кадәр бирергә кирәк. Әгәр дә гражданин аны элек язган булса, яңадан ПФРга мөрәҗәгать итү кирәкми.

Соцпакеттан баш тартучыларның күбесе аны акчалата алып даруның теләгәнен даруханәдән үзеңә сатып алу җиңелрәк, ай саен табибка барып һәм рецепт белән дару эзләп йөрергә кирәкми дип фикер йөртә.

Шулай да, алдыңа "акчамы яисә соцпакетмы?" дилеммасы килеп басса, бик уйлап эш итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев