Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә ДТПларны үзләренә рәсмиләштерергә киңәш итәләр

Юл-транспорт һәлакәтен ЮХИДИ вәкиленнән башка гына теркә

Яңа таләпләр нигезендә, авариягә юлыккан затлар мөмкин булган очракта тиз арада машиналарын юлдан алырга тиеш. Кызганыч, күпләр полиция хезмәткәрләреннән башка юл-транспорт һәлакәтен теркәүне ничек башкарырга кирәклеген белми. Шуңа күрә Татарстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе йөртүчеләр өчен махсус ресурс әзерләгән дә инде.


Билгеле булганча, 1 июльдән Россиядә юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Аларның берсе юл-транспорт һәлакәтен теркәү белән бәйле. Әгәр дә авариягә очраган машиналар башка транспорт чараларының хәрәкәте өчен авырлык тудырса, юл-транспорт һәлакәтендә үлүче һәм җәрәхәтләнүчеләр булмаса, йөртүчеләр машиналарын юлдан алырга бурычлы.

Штраф та салалар

Әгәр авариягә эләккән затлар юл-транспорт һәлакәтенең шартларына бәя биреп, уртак нәтиҗәгә килсә, полиция вәкилләрен чакырып тормаска да мөмкин. Аңлашылмаучанлыклар чыккан очракта ЮХИДИ идарәсенә шалтыратып, юл-транспорт һәлакәтен теркәү буенча мәгълүмат алу сорала. Шунысы мөһим, юлдан машиналарны алыр алдыннан авария белән бәйле бөтен мәгълүматны фото һәм видео ярдәмендә саклау таләп ителә. Бары тик шуннан соң гына гадәттән тыш хәлне теркәү өчен ЮХИДИ идарәсенә килергә кирәк.

Юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле яңа закон гамәлгә кергәнгә инде 1 ай вакыт узуга карамастан, күпләр бу мөмкинлектән файдаланырга ашкымый. Алар юл-транспорт һәлакәтен теркәү өчен сәгатьләр буе полиция хезмәткәләре килгәнне көтеп утыруны өстенрәк күрә. Ләкин алар шунысын онытып җибәрә: юл йөрү кагыйдәләренә буйсынмаган затларны махсус штрафка тартырга мөмкиннәр. Штрафның күләме - 1 мең сум.

Әлбәттә, йөртүчеләрне дә аңлап була. Берәүләр юл-транспорт һәлакәтен терки белмәсә, икенчеләре әлеге закон белән, гомумән дә, таныш түгел. Шуңа күрә Татарстанның дәүләт автоинспекциясе республика йөртүчеләренә ярдәм итәргә булган да инде.

Законга туры китерү өчен

Идарәчелекнең рәсми сайтында (gibdd.ru) махсус мәгълүмати-белешмә ресурс эшли башлаган. Ул йөртүчеләргә интерактив режимда юл-транпспорт һәлакәтен теркәү кагыйдәләрен өйрәтә. Бу - юлдагы вәзгыятькә бәйле рәвештә тормышка ашырыла.

- Беренче чиратта, бу - авариягә юлыккан машина хуҗаларына юлны "тимер ат"ларыннан бушатырга ярдәм итә. Сайт ярдәмендә алар бу эшне законга туры китереп башкарачак, - дип белдерәләр Татарстанның дәүләт автомобиль инспекциясендә.

Әлеге ресурстан файдалану өчен сайтның "Юл-транспорт һәлакәтен теркәү" бүлегенә (www.gibdd.ru/assistant/dtp) керү сорала. Мәгълүмат белән танышканнан соң, андагы сорауларга җавап бирергә кирәк. Бу эш сез юлыккан юл-транспорт һәлакәтенә туры килә торган алгоритмга туры китереп башкарылырга тиеш.

Интерактив варианттан кала, биредә юл-транспорт һәлакәтен теркәү ысулларының блок-схема фомратында эшләнгән төрен дә күчереп алырга мөмкин. Бу - интернетка чыгу мөмкинлеге булмаган очракларда уңайлы.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Язма intertat.ru сайтыннан күчереп алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев