Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә һава торышы турында мәгълүмат

21 октябрь төнендә Татарстанда кыска вакытлы буран көтелә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга мөмкин. ТР буенча тулаем алганда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Җил төньяктан талгын, төнлә көчле, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә...

21 октябрь төнендә Татарстанда кыска вакытлы буран көтелә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга мөмкин. ТР буенча тулаем алганда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Җил төньяктан талгын, төнлә көчле, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә 2-7 градус салкын, көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы. Юлның кайбер участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

21 октябрьдә Казанда шулай ук аязучан болытлы һава. Көндез 1-4 градус җылы, төнлә 3-6 градус салкын булачак. Явым-төшемнәр көтелми, дип хәбәр итә ТАТАР-ИНФОРМ агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X