Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр сайлауга ни өчен бара?

Татарстан белән горурланам, сайлауларга барам!

2015 елның 13 сентябре - бердәм тавыш бирү көне. Бу көнне барлык татарстанлылар Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле вәкиллекле органнарга депутатлар сайлый. Зур күпчелек Татарстан алып барган сәясәтне яклый һәм, әлбәттә инде, берсүзсез сайлауга барачагын белдерә. Әмма ни өчен бара - һәркемнең үз фикере.

Әлфия Мирхәйдәрова, Бөтендөнья Татар конгрессының Яшел Үзән филиалы җитәкчесе:
- Мин татар милләтенең тавышы кирәктер дип уйлыйм. Тавыш бирү - ул үзеңнең дөньяда барлыгыңны белдерү. Димәк, син яшисең, син әле кирәк, сиңа барыбер түгел. Иң акыллы, иң зыялы кешеләрне сайлау мөмкинлеге ул. Һәрхәлдә, сайлауга барып, тавышымны бирәчәкмен.

Зөһрә Бурдина, «Киләчәк» балалар бакчасының мөдире:
- Мин сайлауга яхшы киләчәккә гарантия алыр өчен, балаларыбыз­ның, гомумән, Республикабызның алдагы көне ышанычлы булачагына инанып барам. Һәр тавыш бик мөһим! Нәкъ менә минем тавыш - хәлиткеч булырга мөмкин!

Гүзәл Җиһаншина, опера җырчысы, Яшел Үзән:

- Сайлауга бару һәр кешенең гражданлык бурычы инде ул. Татарстанда яшим икән, үз өлешемне мин дә кертергә тиеш. Киләчәктә дә мәдәнияткә, сәнгатькә, яшьләр сәясәтенә игътибар артыр дип уйлыйм. Бүгенге сәясәтнең дәвамы өчен, һичшиксез, тавышымны биреп кайтачакмын. Һәм барыбыз да сайлауда катнашыйк, тавышыбызны бирик! Без бердәм булганда гына көчле, шуны истән чыгармасак иде.

Петр Писарев, машина йөртүче:
- Алга таба безнең ничек яшәячәгебезне хәл итәчәк бу вакыйганы берничек тә читләтеп үтәргә ярамый. Ничек инде ул үзеңә ошаган кеше өчен тавыш бирмисең? Бу бит синең өчен чит кеше сайлаячак, дигән сүз. Минем бер сайлауны да калдырганым юк, 13 сентябрь көнне дә, һичшиксез, үземнең гражданлык бурычымны үтәп кайтачакмын. Башкаларны да өндим, чөнки бу хәлиткеч чарага битараф булу - үзеңне хөрмәт итмәү, дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев