Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр, сак булыгыз! "Мобильный банк" аша акча урлыйлар

Август башыннан Татарстанда "Мобильный банк" хезмәтеннән кулланучы 7 кешенең 140 мең сум акчасы кырыгалдарлар кулына күчкән.

ТР Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, акча югалу турындагы хәбәрләр полициягә һәр өч көн саен керә икән. Август аенда Чаллы шәһәре, Тукай һәм Актаныш районында яшәүчеләр алдакчылар корбаны булган.

Хокук сагындагылар, банк картасындагы байлыкны саклап калу өчен таныш булмаган сайтларга кермәскә, сәер сылтамалар буенча күчмәскә һәм кәрәзле телефонга вируска каршы лицензияле программалар урнаштырырга киңәш итә.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев